Ветеринария клиникасыннан чыгып берничә көн үтүгә Кэффри, барысын да шаккатырып, уң аякларында басып торырга, ә аннары йөрергә һәм хәтта йөгерергә өйрәнә!
— Аны күрүгә кешеләр үз күзләренә ышанмый тора. Сул аяклары булмау Кэффрины бөтенләй борчымый диярсең, — дип сөйли мәченең хуҗасы мисс Гривз.
Кайгыртучан хуҗасы гына түгел, 8 яшьлек күрше кызы Эшли Тайлер да мәчегә аякка басарга ярдәм иткән. Кызчык бу мәчене үзенең иң якын дусты урынына күрә икән.