+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2014, 21:22

“Баяным — минем гомерлек юлдашым”

Виртуоз баянчы, 40 ел гомерен балаларны музыка серләренә төшендерүгә багышлаган Валерий Закировны Илеш районында белмәгән кеше сирәктер. Шушы көннәрдә Валерий Мирзаян улы 60 яшьлек юбилеен билгеләде. 60 яшь ул — кешенең узган гомер юлына борылып карап, нәтиҗәләр ясый торган чагы. Бу җәһәттән Валерий Мирзаян улының йөзе кызарырлык түгел. Үтелгән еллары — берсеннән-берсе мәгънәлерәк, башкарган эшләре берсеннән-берсе нәтиҗәлерәк аның.

Валерий 1954 елда Исәмәт авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Бер елдан яшь гаиләне юллама буенча Теләкәй авылына эшкә күчерәләр.
Әти-әнисенең моңлы җырларын тыңлап үскән Валерий бәләкәйдән үк сәнгатькә тартыла. Көннәрдән бер көнне 1нче сыйныфка укырга кергән абыйлары Салаватка әтиләре Андреевка авылыннан хромка алып кайтып бирә. Салават шундук анда уйнарга өйрәнә, моңа Валерий энесен дә җәлеп итә.
7нче сыйныфта укыган чагында Ябалактан Теләкәй мәктәбенә бер укытучы кыз эшкә килә. Валерий баянны беренче тапкыр аның кулында күрә. Егетнең кызыксынуын күреп, укытучы кыз аңа баянын уйнарга биреп тора. Бер көн эчендә баянда уйнарга өйрәнә Валерий һәм шул көннән башлап бу уен коралын кулыннан да төшерми.
Баянга һәм музыкага булган мәхәббәте аны 8нче сыйныфтан соң Уфа шәһәрендәге 2нче музыка-педагогия училищесына алып килә. Махсус музыка мәктәбендә укымаган булса да, Илеш егетен анда кушкуллап кабул итәләр. Уку йортын тәмамлаганнан соң ул туган районына эшкә кайта һәм Базытамак мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан армия сафларына хезмәткә китә. Хәрби хезмәтен тутырып кайткач, Андреевка мәктәбенә эшкә урнаша. Нәкъ шул елда анда район сәнгать мәктәбенең филиалы ачыла һәм Валерий Мирзаян улы укучыларны баянда уйнарга өйрәтә башлый.
Андреевкада укытканда Йонны авылы сылуы Мәүлидә белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Тик финансист белгечлегенә ия Мәүлидәгә Андреевкада эш табылмый, шуңа да Валерий Мирзаян улы район үзәгенә — балалар сәнгать мәктәбенә эшкә күчә. Башта 20 ел буена директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, аннан соң 13 ел директор вазыйфасын башкара.
40 ел буена Валерий Мирзаян улы бик күпләргә баян буенча дәресләр бирә. Укучылары арасында баянчы буларак танылу алганнары да юк түгел. Композитор, Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты, 2011 елда Австриянең Вена шәһәрендә узган халыкара конкурс-фестивальнең Гран-при иясе, Башкортстанның атказанган артисты Фирдус Шәрәфуллин, баян буенча Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләрендә узган конкурслар лауреаты, Татарстанның популяр җырчысы Гүзәл Уразова төркеме баянчысы Азат Төхвәтуллин — нәкъ шундыйлардан.
— Азат дәресләргә йөри башлауга ук аның бик сәләтле бала икәнлеген тоемлап алган идем. Шулай булып чыкты да. Район балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфын уңышлы тәмамлаганнан соң ул башта — Уфа сәнгать училищесына, аннан Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга керде, еш кына конкурс-бәйгеләрдә катнашты.
Сәнгать училищесында укый иде булса кирәк. Бер көнне ул кабинетыма: “Валерий Мирзаянович, Новосибирск шәһәрендә баянчылар бәйгесе үтә. Минем шунда катнашасым килә. Тик акчам да, баяным да юк. Ярдәм итә күрегезче”, — дип, елардай булып килеп керде. Мин бер авык уйланып тордым да, әтисе исеменнән (әтисе Рамил ул вакытта районның ремонт-техник берләшмәсендә эшли, бик уңган һәм алдынгы хезмәткәр иде) ул вакыттагы район хакимияте башлыгына хат язарга булдым. Шул хатны тотып Азатның әтисе хакимият башлыгына керде. Нәтиҗәдә, аңа баян алыр өчен район бюджетыннан 150 мең сум акча бүленде. Ул вакытта бу бик зур сумма иде. Алга китеп, шуны да әйтим: баян район Мәдәният сарае балансында торса да, сәнгать академиясен тәмамлаганчы ул Азатның карамагында булды. Азат ул бәйгедән Гран-при алып кайтты. Аның кош тоткандай сөенеп кайтып, миңа рәхмәт әйтергә кергән мизгеле бүген дә хәтеремдә, — дип искә ала Валерий Закиров.
Әнә шулай әллә күпме укучының күңеленә канат куярга, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә вакытын да, көчен дә кызганмый ул. Моннан тыш, җәмәгать эшләренең дә һәрвакыт уртасында кайный.
Элегрәк район мәдәният бүлеге үзешчән артистлар арасында ел да конкурс-бәйге үткәрә иде. Шуларга әзерләнгәндә Югары Яркәйдәге 1нче гимназия, Т. Рахманов исемендәге урта мәктәп, махсус коррекцион интернат-мәктәп, район мәгариф һәм эчке эшләр бүлеге коллективлары хор, вокал салдырырга, баянда уйнарга еш кына Валерий Закировка мөрәҗәгать итте һәм һәрвакыт югары нәтиҗәләргә иреште. Мисалга, район эчке эшләр бүлегенең үзешчәннәр коллективы республика күләмендә уздырылган смотр-концертта 7 (!) ел рәттән беренче урын яулый. Моннан тыш, шушы ук эшкә аны күрше Чакмагыш районына да чакыралар. Үз эшенә мөкиббән булган Валерий Закиров берсенең мөрәҗәгатен дә кире какмый, кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
Тырышлыгы бушка китми аның. Төрле елларда ул Русия һәм Башкортстан Мәдәният министрлыкларының, башка ведомстволарның Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә шулай да аның өчен иң куанычлысы — үзе баян серләренә төшендергән укучыларының һәм ата-аналарының рәхмәте, аларның төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәренә лаек булуыдыр.
Лауреат, дигәннән. Агымдагы ел да Валерий Закировның укучылары өчен бик җимешле булган. Февральдә Нефтекама шәһәрендә узган халык уен коралларында яшь башка­ру­чыларның “Юниор” Бөтенрусия ачык конкурсында Валерий Закировның укучысы Әлмир Шәйхетдинов 3нче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.
— Гомерем буе яраткан эшемне башкардым, гаиләмнән дә бик уңдым. Мәүлидәм белән кавышып яши башлавыбызга быел 36 ел тулды. Өч балага гомер бирдек. Аларның һәркайсы бу тормышта үз урынын тапты. Бүген инде оныклар сөябез. Һәр яңа туган көнгә куанып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышабыз, — ди юбиляр.
Мин килгәндә Валерий Мирзаян улы укучысы Денис Вәлиевка баян буенча дәрес бирә, алар татар халкының мәшһүр “Су буйлап” көен уйнап утыра иде. Уйнап бетерүгә Валерий Мирзаян улы Дениска:
— Кичен бу көйне әтиең белән әниеңә дә уйнап күрсәт, яме. Гармун күрекләреннән саркылып чыккан моңны алар да тыңласын әйдә. Милли моңнарны, милли көйләрне саклау, килер буыннарга җиткерү синең белән минем кебек баянга мөкиббән киткән кешеләр кулында инде ул, — диде.
Нинди мәгънәле һәм фәһемле сүзләр! Валерий Мирзаян улы әйткәнчә, милли моңнар һәр йортта, һәр чарада яңгырасын, җырчылар тере тавышка, тере музыкага гына җырласын, баян-тальяннарның популярлыгы елдан-ел арта барсын иде.
Читайте нас: