Мөхәммәт Закиров — табигатьтән килгән, ясалмалылыктан ерак олы талант иде. Үтә дә гади, мәрхәмәтле шагыйранә холкы яраклашудан ерак булды. Язмышында да ул Тукай шикелле үксез, ләкин горур, туры сүзле, буйсынмас җан иде. Тормышы җиңел булмаса да, шигърияте белән бәхетле, бәһаланып бетмәс талантлы икәнен калебе белән тойды ул. Шуңа да зарланып, вакланып йөрмәде, әйләнә-тирәгә һәм үз язмышына юмор аша карады, башкаларның да күңелен күтәрде.
Мөхәммәт-шагыйрь, син, кешелеккә бөтен шигъри хәзинәңне калдырып, мәңгелеккә юл алдың. Заман шигъриятенең югары дәрәҗәсен билгеләүче иҗат мирасың исемеңнең үлемсезлеген раслар. Чын талантларны тулысынча бәһалар өчен кеше гомере генә җитми, аңа гасырлар мөһере кирәк. Хуш, каләмдәш! Урының оҗмахта булсын!