+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 ноябрь 2014, 21:31

Күп тә, аз да кебек бер гасыр

Берәүләр озак яшәр өчен даими рәвештә табибларга күренеп, сәламәтлеген тикшертеп тора, төрле профилактик чаралар үтә, диета тота, авыр физик хезмәттән саклана, җылы киенә, конфликтка кермәскә, кыек ятканны күрмәскә тырыша.

Быел үзенең 100 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән, 1914 елның 1 гыйнварында Гафури районының Бурлы авылында ярлы крестьян гаилә-сендә дөньяга килгән Камалетдинова (Әминева) Мәрвә Ибра­һим кызы бу турыда менә нәрсә ди:
— Революцияне, Гражданнар сугышын кичергән безнең буынга сабыйлыктан иртә чыгарга туры килде. Укырга әвәс булсам да, Бурлыдагы дүрт сыйныфлы мәктәпне генә тәмамлый алдым. Математиканы бик ярата идем. Дөрес, соңрак ликбезга йөреп, белемемне күтәрергә тырыштым. Ә озак яшәүнең серенә килгәндә, үзеңә якты максат куеп һәм хезмәт сөеп яшәргә кирәк.
Дөньяның төчесенә караганда, ачысын күбрәк татый хезмәт ветераны.
1934 елда Хәлфетдин Җәлә-летдин улы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә корып җибәрәләр. Татулыкта, матурлыкта бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Мәхәббәт җимеше булып ике уллары — Фәрит белән Фәнил дөньяга килә. Хәлфетдин абый — колхозда ат караучы, Мәрвә апа — кышын терлекче, җәен яшелчә бакчасында татлы кавын-карбыз, яшелчә-җимеш үстерә.
Гөрләшеп яшәп ятканда 1939 елда фин сугышы чыга. Хәлфетдин абый беренчеләрдән булып кулга мылтык алып, сугыш утына керә. Хушлашканда, Мәрвәсен күкрәгенә кысып: “Утлы мәхәббәтем минем, түзәргә тырыш”, — дип пышылдый.
Бу аерылышуның мәңге-леккә икәнлеген, күрәсең, күңеле сизенгәндер. Утны-суны кичеп, илгә имин-аман кайтып килгәндә, 1940 елның декабрендә, аны Стәрлетамакта туктатып, кабат хәрби курслар үтәргә калдыралар. Туган тупсасына аяк та баса алмыйча, 1941 елның җәендә Хәлфетдин абый янә яуга китә. Ә 1942 елда Мәрвә апаның кулына “Ирегез хәбәрсез югалды” дип язылган кара кәгазь тоттыралар.
Ике улын кочагына алып, 26 яшендә тол кала ул. Гомере буе яшьлек мәхәббәтенә, яу кырында ятып калган сөйгәненә тугрылык саклап, кабат кияүгә чыкмаган хатыннар сокландыра да, горурландыра да. Әле дә ул сөйгәнен көтеп яши.
— Язмыш безне нык сынады, — дип хәтер җебен сүтә йөзьяшәр. — Яз җиттеме, 15 чакрымдагы Бакрак авылына барып, һәрберебез элеватордан берәр пот иген орлыгы алып, капчык белән аркага асып, җәяүләп Бурлыга ташый идек. Карлы-бозлы баткак юлда аяктагы чабаталарның табаны тишелеп чыга. Чабата астына агач күтәрмә таксаң, таеп егыласың. Үзем белән бергә улларым да бик иртә җигелде авыр тормыш арбасына. Әнә шул потлап иген ташып, җир сөреп чәчүләр, урак урулар, көлтә сугулар алар җилкәсенә дә төште. 15 яше тулыр-тулмас Фәритемә колхоз мөһере сугылган хезмәт кенәгәсе ачтылар. Фәнилем белән киленем Настяны әйтеп торасы да юк, барча гомерләрен авыл хуҗалыгына багышладылар.
Сугыш елларында да, аннан соң да төрле салымнар, оброклар түләтү өстенә, һәр өйдән дәүләткә утын хәзерләтү карары да бар иде. Норма кеше башына 15 кубометр. Белорет районы-ның Әүҗән урманнарына кереп, Хөкүмәт заданиесен үтәдек. Норма үтим дип, анда атналар, айлар буе ачлы-туклы яшәп, кунып яткан чаклар күп булды.
Бурлы елгасы буенда тау итәгендә колхозның яшелчә бакчасы урнашкан. Җәйләрем шунда үтте. Ул вакытта әлегедәй сугару агрегатлары юк, бөтен эш кул көче белән башкарыла. Көянтә асып, елгага ким дигәндә 70 тапкыр төшеп-менеп, яшелчә-җимеш куакларына сибәр өчен су ташыдык. Бакчада уңышны үстереп җыйгач, башка участокка җибәрәләр. Чәчтек тә, урдык та, молотилка белән иген дә суктырдык.
— Диета тоттыңмы әллә, йөзьяшәр апа? — дип шаяртам.
— Заманында бәрәңге кәл-җемәсе ашадык, алабута белән арыш онын катнаштырып икмәк пешердек, кычыткан, балтырган ашлары белән тукландык, чәй урынына яфрак, кишер суы эчтек, авызны чөйгә элгән чаклар да күп булды. Диета менә шундый...
Авырлыклар күреп, бер ялгызы тәрбияләп үстергән бала-ларының тигез, имин яшәүлә-ренә Мәрвә апа сөенеп бетә алмый, аларның җылы хәстәрен тоя, Ходай Тәгаләгә шөкер кылып, дин юлына баса, мәчеткә йөри, туксан яшенә кадәр ураза тота, догалар ятлап, авылдашларына укый, кеше күңелләрен дәвалый. Бүген дә мәктәп укучылары имтихан бирер алдыннан аннан фатыйха алып чыга.
— Кече улым Фәнил белән киленем Настяга бик-бик рәхмәт-лемен, — ди ул. — Гөрләшеп тормыш көтәбез. Әни дип өл-терәп тора җанкисәкләрем.
Бәләбәйдә озак еллар контроль-ревизия идарәсе җитәк-чесе булып эшләгән, хәзер инде күптән хаклы ялга чыккан өлкән улы Фәрит тә Бурлыга кайтып, әнисенең, туганнарының хәл-әхвәлен белешеп тора.
— Өлкән яшьтәге картларга инвалидлык бирәләр икән, дигән хәбәр ишеттем, — ди Фәрит Хәлфетдин улы, елмаеп. — Әниемә тиешме, шул хакта табиблардан белешим әле, дип район үзәгенә бардым. Анда әниемнең амбулатор карточкасын сорадылар. Шушы яшенә җитеп, әлегә ул бер тапкыр да дәваханәгә бармады дип җавап бирдем, сөенечемне яшермичә. “Сау-сәламәт кешегә инвалидлык бирелми”, — дип җавап бирде табиблар.
Чынлап та, Мәрвә Ибраһим кызы сәламәтлегенә зарланмый, колаклары ишетә, күзлексез гәзит-журналлар укый. Аның бүген 2 улы, 6 оныгы, 14 туруны, инде 1 турунының сабые да бар. Хезмәт ветераны булуы өстенә, мактау кәгазьләре дә җитәрлек. Тол калган апаның Ватан алдында башкарган фидакарь хезмәтен искә алып, 2012 елда Гафури районы хакимияте аңа район үзәге Красноусолдан бер бүлмәле фатир биргән. Мондый да зур хәстәрлек күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә, Бурлы авылы хакимияте башлыгы Ринат Хөрмәт улына Мәрвә Ибраһим кызының рәхмәте иксез-чиксез.
— Йөз яшькә җитсәм дә, күз ачып йомган арада үтте бу гомер. Шушы оҗмах дөньяны ташлап китеп буламы соң! Яшәргә дә әле яшәргә! — ди ул, күңе-леннән җырлап. — Нәселебез озын гомерле. Әнием Хәербанат та 102 яшькә җитеп бакыйлыкка күчте. Беркайчан да дөнья байлыгы артыннан кумадым, барына шөкер кылдым. Балаларым, күршеләрем, авылдашларым акыллы, тырыш, үземне якын итеп торалар. Кулдан килгәнчә бер-беребезгә ярдәм итешеп, һәрчак бер-беребездән канәгать булып яшибез. Шуңа күңелем дә тыныч. Тупас, ялкау булмаска кирәк. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Алга максат куеп, илгә файдалы эшләр башкарыгыз, балалар.
Без дә, үз чиратыбызда, йөзьяшәр Мәрвә Ибраһим кызына алдагы йөзьеллыгында да тормыш сынауларына биреш-мичә, авырмыйча, көр күңел белән озын-озак, бәхетле гомер кичерүен телибез.
Читайте нас: