— Әлеге чарада мин тәрбиягә 25, 30, хәтта 38 бала алган гаиләләр барлыгын белеп таң калдым. Форумның оештыру дәрәҗәсе бик ошады, безгә анда Дәүләт думасы вәкилләре белән сөйләшү, кызыксынган сорауларны бирү мөмкинлеге бар иде. Үзебезне борчыган бик күп мәсьәләләрне күтәрдек, башка төбәкләр һәм гаиләләрнең тәҗрибәсе белән таныштык. Бик күп яңалыклар ишетеп, яңа идеяләр белән баеп кайттым. Беренчедән, безгә бергә тупланырга кирәк. Әйтик, безнең авылда гына да тәрбиягә бала алган берничә гаилә бар. Ә районда күпме! Нигә безгә концертларга бергәләп йөрмәскә, балаларны район үзәгенә бассейнга алып бармаска, табигать кочагына чыкмаска, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашмаска? Психологлар белән очрашу да балаларга файдага булыр иде, чөнки алар барысы да авыр гаиләләрдән. Моңарчы һәрберебез үз казанында гына кайнаган. Әмма бергә булсак, күңеллерәк бит, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү дә җиңелрәк. Шулай ук, без бала алырга уйлаган ата-аналар белән очрашулар оештыра, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә, үзебезгә кунакка чакыра алабыз, — ди Гөлсирин ханым.
Тәрбиягә алган балаларның бишесе бүген күрше Саклау авылындагы балалар бакчасына йөри, аларны һәр иртәдә илтеп куялар, кичен барып алалар. Сигезе Саузбаш мәктәбендә укый, өчесе – Нефтекама шәһәренең коррекцион мәктәп-интернатында. Аларны да һәр шимбәдә алып кайтып, дүшәмбе иртән илтеп куялар. Шуңа да гаилә “ял” дигән төшенчәне белми. Хәер, нинди ял инде, ихата тулы мал-туар, әллә ничә дистә кош-корт.
— Бер ашарга пешергәндә 15 литрлы кәстрүлдә аш, 10 литрлы савытта икенче блюдо пешерәм. Шулай көненә өчәр тапкыр. Башкача булмый, балаларның нәкъ үсә торган чоры, савыт төпләре “ә” дигәнче ялтырап кала, — дип көлә Гөлсирин Фәйзулла кызы.
Аис Нәзиф улының да эше арткан, күптән түгел ул пилорама сатып алган.
— Малайлар бер адым да арттан калмый, гел минем янда. Ярый инде, эшкә өйрәнүләре киләчәктә үзләренә кирәк булачак, — ди ул.
Әйе, биредә беркем дә тик тормый. Бәләкәйләр уен белән мәшгуль, зурракларның үз хәстәре, кайсы дәрес әзерли, өй җыештыра, хуҗалыкта булыша.
Балалар бик күп күренгәч, ялга Дербеневларның үз балалары да кайткандыр дип, кайсылары үзегезнеке, дип сорадым Гөлсирин ханымнан.
— Барысы да үземнеке! Берсе дә чит түгел, — дип җаваплады ул, сары чәчле кызчыкны кочагына кысып. Миңа хәтта соравым өчен кыен булып китте.
— Форум тәмамлангач, Кремль сараенда без телевизорда гына күргән күренекле артистларның концертын карадык. Эх, балалар да күрсә, башлары күккә тияр иде, дип, анда да шуларны уйлап утырдым, — дип көлә Гөлсирин.
Әйткәндәй, ул әле тагы бер хыялын тормышка ашырырга йөри: авыл мәдәният йортында түгәрәк ачмакчы.
— Элек мин мәктәптә “Алтын куллар” түгәрәге алып бара идем. Балаларны тегәргә, бәйләргә, төрле әйберләр ясарга өйрәтәчәкмен, — ди ул.
Менә шундый алар — Дербеневлар, гаилә назына сусаган сабыйларны җыеп, күңел җылыcын шуларга бүләк итәләр.