+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2014, 00:06

Киләчәк сезгә бәйләнгән

Бишбүләктә әниләр һәм күпбалалы гаиләләр иминлегенә багышланган зур форум үтте.Чараның әһәмиятен анда катнашкан рәсми кешеләр һәм кунаклар исемлеге дә бик ачык күрсәтә. Форумда Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, медицина фәннәре кандидаты Николай Никитин, депутат, медицина фәннәре кандидаты, Салават шәһәренең бала тудыру йорты баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Владислав Беглов, депутат Илдус Гомәров, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Николай Солодовников, медицина фәннәре докторы, академик, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Василий Кулавский һәм башкалар катнашты.

Сәламләү чыгышы белән Бишбүләк районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валерий Семенов чыгыш ясады. Аннары ул районның күпбалалы гаиләләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә бер-бер артлы Наталья һәм Иван Ерастовлар, Анастасия һәм Евгений Денисламовлар, Зөлфия һәм Илнур Булатовлар, Зөлфия һәм Риза Саниевлар, Алия һәм Сергей Кирилловлар, Раушания һәм Данияр Шәрәфетдиновлар сабыйлары белән бергә күтәрелде. Һәр гаиләгә багышлап, матур концерт номеры башкарылды. Шыгрым тулы зал алдында дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.
Әлеге мөһим чараны әзерләүгә бишбүләк-леләрнең бик җитди каравын билгеләргә кирәк. Форум районда аналар сәламәтлеге белән бәйле булган күп кенә четерекле мәсьәләләрне хәл итү юлларын да билгеләде. Күпбалалы һәм патронат гаиләләргә карата күрсәтелгән зур игътибар һәм олы хөрмәт, һичшиксез, районда сабыйлар санын арттыруга да этәргеч бирер дип ышанырга була. Бәхәссез, сәламәт аналар, ныклы гаиләләр — халыкның, илебезнең ышанычлы киләчәге ул.
Читайте нас: