Дусларга караганда, кесәдәге “йөз сум” акча белән проблемаларны тизрәк һәм җиңелрәк хәл итеп була торган заманда яшибез. Хәзер эре бизнес вагракларын “йота”. Теше үтмәгәндә, банкротка чыгарып, милек хуҗаларын алыштыру тәртибе дә бар. Беренче карашка, боларны базар мөнәсәбәтләре шартларында табигый, була торган хәл дип тә кабул итәргә мөмкин иде. Әмма эре бизнес белән, бигрәк тә аның артында власть структуралары торганда, бәхәсләшү дә, үз хокукларыңны дәлилләү дә гаять авыр.
Бүген гәзит укучыларны Стәрлетамак умартачылык инвентарьлары җитештерү заводын ничек итеп төзелеш бизнесы “йотарга” әзерләнүе хакында таныштырмакчыбыз. Шәһәр хакимияте, 100 процент акция иясе буларак, әлеге предприятие зыянга эшли дигән сәбәп белән, аның җитәкчесен алыштырырга һәм ышанычлы чыганакларга караганда, булган мөлкәтне төзелеш бизнесына тапшырырга карар итә. Күптән түгел “Башинформ” агентлыгы сайтында, хәтта, сәүдә-сатуга чыгарыласы тәкъдим, аукционның техник яклары бәян ителгән иде.
Умартачылык инвентаре җитештерүче илебездәге бердәнбер завод продукциясенә ихтыяҗ юкмы, әллә шәһәр хакимияте, җәмәгатьчелеккә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына, Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә дөреслектән ерак торган мәгълүмат биреп, үзе дә эре бизнес корбанына әйләнгәнме?
Русиядә бердәнбер
“Стәрлетамак умартачылык инвентаре механика заводы” җәмгыяте Русиядә әлеге тармак ихтыяҗлары өчен продукция җитештерүче иң өлкән предприятие. Умартачылар өчен кирәк-яракны биредә 1950 еллар уртасында эшли башлыйлар. 1968 елда завод РСФСРның “Пчелопром” берләшмәсенә тапшырыла. 1971 елда Мәскәүдә узган умартачылык продукциясе буенча XXIII халыкара күргәзмәдә катнашып, алтын, көмеш, бронза медальләргә лаек була.
1980 елларда предприятие елына уннарча мең бал аерту һәм балавыз әзерләү җиһазлары җитештерә башлый. Заводта эшчеләр саны 350 кешегә җитә. Әйткәндәй, СССРда мондый продукция бирүче заводлар нибары икәү генә була. Таганрогтагысы ябылгач, хәзер Русиядә Стәрлетамак заводы үзе генә калган. Димәк, бүгенге базар шартларында алар белән көндәшлек итүче юк һәм стәрлетамаклылар продукциясенең ил, дөнья базарына чыгу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Заводта бүген 50дән артык кеше эшли. Цехларда умартачылык тармагы өчен 28 төр продукция җитештерелә. Аның шактый өлеше илнең башка төбәкләренә озатыла. Сәүдә итү мәйданчыгы елдан-ел арта. Завод милкендә дәүләт өлеше 100 процент тәшкил итә.