+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2014, 22:55

Имамнар белемен арттыра

Октябрьскийның “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә квалификация күтәрү курслары оештырылды.Анда Миякә, Бишбүләк, Шаран, Туймазы, Бакалы, Әлшәй, Кушнаренко районнарыннан, Октябрьский мәхәлләләреннән, Татарстаннан, Ырынбур өлкәсеннән 50 кеше катнашты. Шунысы куанычлы, быел Ырынбур өлкәсеннән 12 имам килде. Аларның җитәкчесе — өлкәнең төньяк-көнбатыш төбәгенең имам-ахуны Сирин хәзрәт Гарифуллин. Ырынбур өлкәсе Диния нәзарәте рәисе урынбасары Тәлгать хәзрәт Нургалиев белән очрашу оештырылды. Анда квалификация күтәрү курсларын арытаба Ырынбурның “Хөсәения” мәдрәсәсендә уздыру мәсьәләсе каралды.

Мондый курсларда күпләр беренче тапкыр гына катнашмый. Шуңа күрә тыңлаучыларга тест үткәреп, аларны белем дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүлделәр. Имамнар Коръән уку кагыйдәләрен, “Фикһ”, “Гакыйдә” фәннәрен өйрәнә. Дәресләр гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз кулланган хәнәфи мәзһәбе тәгълиматлары буенча үткәрелә. Курста укучылар белән мәдрәсәнең тәҗрибәле мөгаллимнәре шөгыльләнә. Көн саен алар вәгазьләр укый.
Имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатулин вәгазен Халыклар бердәмлеге көненә багышлады. Хәзрәт җәмгыять бердәмлеген мотлак саклау кирәклегенә басым ясады, чөнки дәүләт көче бары тик бердәмлектә. Бердәмлек мөселман оешмалары гына түгел, традицион дини конфессияләр вәкилләре, мәхәллә кешеләре, бөтен халык арасында булырга тиешле. Халык, аеруча яшьләр белән очрашуларга, традицион конфессияләр вәкилләре бергәләп барырга тиеш. Һәр дин әһеле, аның ярдәмчеләре үрнәк күрсәтергә, Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәте буенча яшәргә, урындагы хакимият белән эшли белергә тиеш, дип ассызыклады Мәүлемҗан хәзрәт.
Мәдрәсә мөгаллимнәре билгеләгәнчә, имам кәрван артыннан сөйрәлеп барырга тиеш түгел. Ул һәрчак алда, башкаларга үрнәк булырга омтылсын.
Укытучылар ун көн эчендә төпле гыйлем бирде. Хәйрия эшчәнлеге буенча мөһим сораулар, дини җыелыш-мәҗлесләрне оештыру мәсьәләләре дә каралды.
“Сорауларга “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенең укытучылары Аббас, Илнур хәзрәт тулы җавап бирде. Уку программасы шулкадәр тыгыз ки, вакытның узганын сизми дә калабыз”, ди белемен күтәрергә килгән имамнар.
“Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен квалификация күтәрү курслары Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин карары нигезендә 2010 елдан бирле уздырыла. Киләсе курслар 2-12 гыйнварда үткәреләчәк.

“Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенең
матбугат хезмәте.
Читайте нас: