+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2014, 22:47

Миякәгә килегез, “Эрмитаж”ын күрегез!

Моннан унбиш ел элек Кыргыз-Миякәдә картиналар галереясы эшли башлады.Автор хакында белешмә:Хәбирова Сәбилә Гыйлемҗан кызы Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туган. Югары белемле — Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. 2003 елдан — Кыргыз-Миякәнең “Эрмитаж” картиналар галереясы директоры.

Районда даими эшләүче картиналар галереясын булдыру идеясе очраклы рәвештә барлыкка килми. Миякә элек-электән исеме илгә билгеле талантлы рәссамнары белән дан тоткан. Николай Тишкин, Рәшит Имашев, Риф Абдуллин, Әфган Әхмәров, Миңнехан Хәйбрах-манов, Тәлгать Мәсәлимов һәм башкалар сынлы сәнгать сөю-челәр арасында яхшы билгеле. Нәкъ шундый иҗатчылар, якташ рәссамнар районның үз картиналар галереясын булдыруга этәргеч ясый да инде. Алар бервакытта да туган якка буш кул белән кайтмый, нәтиҗәдә, районга бүләк рәвешендә бирелгән картиналар берничә дистә булып китә. Район хакимияте карары нигезендә һәм Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее директоры, Башкортстанның атказанган рәссамы, Акмулла исемендәге район премиясе лауреаты, Миякә районының Күл-Кункас авылы егете Риф Абдуллин башлангычы белән 1999 елда Кыргыз-Миякә “Эрмитаж”ы ачыла. Башта ул район Мәдәният сараеның икенче катындагы шактый иркен ике залны били. Кызганычка каршы, былтыр “Эрмитаж”ның кече залын мәдәният бүлеге үз ихтыяҗларында файдалана башлады. Әмма галерея карамагында калган зур зал “Эрмитаж”га тулы куәтенә эшләү мөмкинлеге бирә. Анда бик бай күргәзмәләр бер-бер артлы оештырылып тора. Әйтик, быелгы уку елын якташыбыз Альмира Латыйпованың “Корама-туй” дигән зур күргәзмәсе белән ачтык. Бүген Уфада эшләүче Альмира Миңнеяр кызы үзенең һәм тәрбияләнүчеләренең 64 эшен якташларына күрсәтте. Кыргыз-Миякәнең 1нче мәктәбе юбилеена багышланган күргәзмәне меңнәрчә миякәле, шул исәптән, укучы балалар, зур кызыксыну белән карады, килүчеләр тәкъ-димнәр китабында талантлы иҗатчы турында җылы фикер-ләр, рәхмәт сүзләре язып калдырды.
Миякә “Эрмитаж”ында оештырылган бик күп кызыклы һәм тирән эчтәлекле күргәзмәләрдән быел февральдә узган Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланганын атап үтәргә мөм-кин. Аның авторы, яралы язмышлы якташыбыз Әфган Әхмәров йөрәкләрне тетрәнде-рерлек, күңел түрләренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат иткән. Бөек Ватан сугышы яугире, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан каһарман якташыбыз Николай Тишкинның 12 картинасы Өршәкбаш-Карамалы авылындагы Миңнегали Гобәйдул-лин музее каршында “Эрми-таж”ның филиалы булган күр-гәзмәләр залын бизәп торды. Картиналар мәрхүмнең “Эрмитаж” фондында сакланган бер-ничә дистә эшеннән сайлап алынды. Яугир-рәссамның күчмә күргәзмәләрен алдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырырга исәплибез. Алар район китапханәсендә, авыл мәдәният йортларында, мәктәпләрдә урын алачак.
Миякә “Эрмитаж”ын бүген меңнәрчә гади халык күрә. Ул шуның белән кадерле дә. Укучы балаларның безнең күргәзмә-ләрне яратып каравы Аеруча, куандыра. Димәк, рәссамнарга бай Миякә җире талантлы иҗатчылар исеме белән дөнья­ны таң калдырачак әле.
Сәбилә Хәбирова,
Кыргыз-Миякә “Эрмитаж”ы директоры.
Читайте нас: