+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2014, 22:56

Серфинг тактасында... этләр!

Серфингның нәрсә икәнен күпләребез белә, ялның бу төрен татып караучылар да аз түгел.

Диңгез яисә океан дулкыннарында такта өстендә йөзү өчен кыюлык һәм тәвәккәллек таләп ителә. Ләкин серфинг буенча ярышларның кешеләр генә түгел, этләр арасында үткәрелүе һәркемгә дә билгеле түгелдер.
Американың Калифорния штатында, Лос-Анджелестан ерак түгел Хантингтон-Бич пляжында алтынчы ел инде этләр арасында шундый ярышлар уздырыла. Анда катнашучылар саны елдан-ел күбәя. Этләрнең дулкын өстендәге серфинг тактасында никадәр озак бара алуы төп критерий булып исәпләнә. Дулкынны “тотканчы”, дүрт аяклы дусты белән бергә аның хуҗасы да суга керә.
Бу күңелле чараның максаты — киң җәмәгатьчелек игътибарын хайваннар проблемаларына җәлеп итү һәм җыелган акчаны хәйрия ихтыяҗларына юнәлтү.
Читайте нас: