— дип язган иде Баш-кортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Ленин, 3 тапкыр Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Сәйфи Кудаш. Ша-гыйрьнең теләге кабул булган, күрәсең. Гомер көзенең 100 еллыгына килеп җитә алган, тормышын халыкка багышлаган кешеләр бик сирәк. Шулар арасында Сәй-фи Кудаш зур урын алып тора. Ул гомер буе халыклар белән халыкларны, әдәбият белән әдәбиятларны бәйләп, тел, гадәт, мәдәният алмашып, аралашып яшәүче әдип булган.
3 октябрьдә Сәйфи Кудашның тууына 120 ел тулды. Туган авылы Келәш мәктә-бендә, әдипне олылап, аңа багышланган атналык үтте. Атна буе төрле кызыклы чаралар оештырылды. Татар, башкорт, урыс телләрендә Сәйфи Кудаш сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады. Фойеда әдипнең китаплары, фоторәсемнәр куелды. Әдәби-музыкаль кичәне 10нчы сыйныф укучылары Эльгина Газизова, Илнар Сөләйманов алып барды, Реналь Бикмәев, Нияз Хәмитов, Рәзил Мөгаймәнов, Салават Әмиров Сәйфи Ку-дашның туган якка тирән мәхәббәт белән сугарылган иң матур шигырьләрен йөрәк түренә үтәрлек итеп укыды. Шулай ук, бу кичәдә 5нче һәм 7нче сыйныф укучылары Азалия Хөсәенова белән Айсылу Әхмәтҗанова башкаруында Сәйфи Кудаш сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар әдипнең тормышы һәм иҗаты буенча әзерләгән викторина сорауларына да теләп җавап бирде.
Ә түбән сыйныф укучылары Сәйфи Кудашның иҗат бүлмәсендә экскурсиядә булды. Анда яшь экскурсоводлар Карина Мөнирова белән Айсылу Мусина балаларны әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, якташыбызның Келәш, Акманай турында шигырьләрен укып ишеттерде. Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә апа яр-дәмендә оештырылган музейда якташыбыз турында бик күп ядкарьләр тупланган. Ул ел саен яңартылып, тулыландырылып тора. Анда якташыбызның төрле елларда басылган әсәрләре, фотосурәтләр, бик күп мәшһүр язучылар белән төшкән фоторәсемнәре, гаиләсенә, иҗади хезмәттәшләренә багышланган стендлар бар. Безнең музей әдипнең шәхси әйберләре, гәзит-журналларда басылган документаль сурәтләмәләре, Кудашевлар гаиләсенең шәҗәрәсе һәм башка бик күп материалларга бай. Ел буена республика-бызның төрле районнарыннан бик күп укучылар, әдәбият сөючеләр килеп, илһам алып, рәхмәт әйтеп кайтып китә.
Кайчандыр шагыйрь:
“Нишләп шулай сагындыра икән
Акманайның айлы кичләре,
Исләремә төшеп исертәләр
Арыш чәчкәсенең исләре?..”— дип язган иде.
Ә хәзер әдипнең үзен сагынып искә алабыз. Без якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
Галия Арсланова,
Чишмә районының Келәш урта мәктәбе укытучысы