Ул 1953 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дипломлы белгечкә шунда ук эш тә табыла: Иске Баешта 8 ел өлкән мал табибы булып хезмәт сала. Оештыру сәләтенә ия, тынгысыз егетне район ветеринария станциясенә җитәкче итеп тәгаенлиләр. Бу вакытта әлеге оешма иске, агач бинада урнашкан була. Районда малларның йогышлы авырулары буенча хәл мактанырлык булмый. Әминев яңа вазыйфада җиң сызганып эшкә тотына. Иң элек алдына кул астындагы коллективның хезмәт шартларын яхшырту максатын куя. Өенә кайтып кермәсә керми, тик моңа ирешә: өч ел дигәндә район ветеринария станциясе өчен заманча ике катлы кирпеч бина әзер була. Ихатасында гаражлар, тәҗрибәләр өчен асралучы җәнлекләргә махсус бина үсеп чыга. Бүген дә район ветстанциясе биләмәсен ямьләп утыручы зифа каеннар, киң ябалдашлы алмагачлар нәкъ менә Әминев җитәкчелек иткән вакытта утыртылган.
— Равил Фазылбәк улы безнең өчен бик таләпчән остаз булды, — дип сөйли район ветстанциясенең хәзерге җитәкчесе Илдар Казыйханов. — Ул безне һәрчак: “Һөнәребез зур җаваплылык сорый. Мал табибы — бөтен кешелек иминлеге сагында торучы ул”, — дип өйрәтте.
Равил Әминев тырышлыгы нәтиҗәсендә районда мөгезле эре малларны кыручы, кешеләр өчен дә зур хәвеф тудыручы бруцеллез, туберкулез кебек йогышлы авыруларга ныклы киртә куела, Дүртөйле бу җәһәттән имин төбәкләр исемлегенә керә.
Әминев озак еллар ветлабораториядә дә эшли. Намуслы хезмәте өчен бихисап мактау кәгазьләренә, “Почет билгесе” орденына лаек була. Мәскәүдә Халык хуҗа-лыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Малларны йогышлы авыруларга каршы вакциналау өлкәсенә яңа алымнар кертүе белән дә билгелелек яулый. Әлеге темага багышланган мәкаләләре фәнни басмаларда дөнья күрә.
Равил Фазылбәк улына 85 яшь. Тормыш иптәше Люция Зәйнулла кызы белән бергә яшәүләренә дә озакламый 60 ел тула икән.
— Яшем зур булса да, йөрәгем япь-яшь әле, — дип елмая Равил Фазылбәк улы.
Туган көнендә ветеранга янә бер саллы бүләк — “Башкортстан Республикасы ветеринариясен үстерүдәге эшчәнлеге өчен” дигән билге тапшырылды.