— Пенсиядәге укытучы, авылның ветераннар Советы рәисе Венера Әхмәдуллина Ләүзә Муллаян кызының 85 яшьлек юбилеен авыл мәдәният йортында иҗат кичәсе итеп үткәрергә кирәк! — дигән башлангыч белән чыкты. Һәм җиң сызганып эшкә кереште. Юбилярның биографиясе өйрәнелде, хезмәт юлы, ирешкән уңышлары күздән кичерелде, фотостендлар эшләнде, авылдан һәм районнан абруйлы кунакларга чакыру җибәрелде, концерт номерлары әзерләнде. Шушылай зур итеп иҗат кичәсе үткәрү, бәлки, Кодаш авылы тарихында беренче тапкыр булгандыр
— Ләүзә Муллаян кызы гади генә мөгаллимә булмады, — ди Венера Әнгам кызы. — Ул үз хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән, мәктәп укучыларын гына түгел, бөтен авыл халкын гомер буе җыр-моң дөньясына әйдәгән, хезмәт укытучысы да буларак балаларны ярты гасырга якын кул эшләренә, бакчачылык серләренә өйрәткән.
Әйе, балачагында ук күп авырлыкларга дучар була Ләүзә Муллаян кызы. Бөек Ватан сугышыннан әтисе контузия алып кайта. 1943 елда кинәт кенә чирләп, әнисе үлеп китә. Түбән Тәтешледә 7нче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итәсе килә. Әтисе — беренче группа инвалид. Нишләргә? 1946 елда кыз Салаевка басуында арыш уруда бик тырышып эшли, аңа хезмәт хакы урынына бер пот арыш бирәләр, шул арышны тарттырып сатып акча эшли. Зур авырлыклар, юл газаплары узып, иптәш кызы белән җәяү Бөре педагогия училищесына барып җитә. Студентлар бик авыр шартларда яши, ә шулай да укуга дәрт ташып тора аларда. Арада Ләүзә Байгазина моңлы тавышы, җырга сәләте белән аерылып тора. Аңа укытучылар зур өметләр баглый. Дипломлы белгеч, туган районына кайтып, Мәмәтәй, Беләш мәктәпләрендә укыта.
Чибәр укытучы кыз бик горур була. Аңа гашыйк егетләр сүз кушарга да аптырап торганда, Әсгать исемле егет колхозның яхшы айгырын җигә дә Ләүзә Муллаян кызын урлап ала да китә. Тормыш авырлыкларына бирешми тырыш укытучы, мәктәптә дә эш кайнап тора, гаиләдә ул һәм кыз үсә.
Ләүзә апа Кодаш урта мәктәбендә музыка, татар теле, хезмәт дәресләрен алып бару белән генә чикләнми. Мәктәпкә Куяды станциясеннән пианино барып алалар, соңрак Ленинград шәһәреннән мандолиналар кайтартыла, баяннар сатып алына. Ләүзә Байгазина дәресләрдән соң мәктәп балаларын уен коралларында уйнарга өйрәтә. Үзе эшләгән кырык ел дәвамында Кодаш урта мәктәбендә укучыларның уен кораллары ансамбле гөрләп тора. Алар җиңү артыннан җиңү яулый. Укытучы лаеклы ялга киткәч, ансамбль дә олыгая. Хәзер инде күбесе пенсия яшендә.
Хезмәт дәресләренә дә бөтен җанын сала укытучы. Унлап тегү машинасы кайтарыла, матди база ныгый, тукымалар туплана. Нәтиҗәдә, республика күләмендә Ләүзә Муллаян кызының эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча семинар уздырыла.
Тырыш укытучыны мәктәп яны участогының җитәкчесе итеп тә куялар. Мәктәп бинасы белән кибет арасындагы ташландык урынны оҗмах бакчасына әйләндерә ул. Чәчәк орлыклары кайтартып, Ләүзә апа мәктәпнең балта осталарын да, укучыларны да эшкә җигә. Искиткеч чәчкә бакчасы булган Кодаш мәктәбенең даны еракларга тарала.
Ләүзә Байгазинаның иҗат кичәсендә бу мизгелләр күз алдыннан узды. Кичәдә аның хезмәттәшләре, элекке мәктәп директоры, тарих укытучысы Азат Нургалиев, химия-биология укытучысы Земфира Шәрәфетдинова, татар теле укытучылары Люция Гәрәйшина, Әнисә Вәлиева, урыс теле укытучысы Рәшидә Вәлиева, сәхнәдәш дуслары Фәридә һәм Фәнир Ситдыйковлар катнашты. Һәркайсы матур истәлекләре белән бүлеште. Юбилярның ерак араларны якын итеп килгән шәкертләре Зөһрә һәм Венера Адыевалар чыгышы да истә калырлык булды.
Кичәне авыл мәдәният йорты һәм Кодаш урта мәктәбенең сәхнә йолдызлары чыгышы да бизәде.