+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2014, 21:23

Гаҗәеп мозаика

Мозаика рәвешендә сурәт төшерү — кызыклы һәм мавыктыргыч булса да, вакыт һәм сабырлык таләп итүче шөгыль. Ул, декоратив сәнгать төре буларак, безнең эрага кадәр IV гасырның икенче яртысында ук барлыкка килгән.

Рәссамнар мозаика ясау өчен нинди генә чимал кулланмый! Үзегез уйлап карагыз: таш һәм кәгазь, пыяла кисәкләре, төсле төймәләр, кофе бөртеге, ногыт борчагы, кәнфит, макарон изделиеләре, бекон белән дә мозаика ясыйлар!
Албан рәссамы Саимир Страти, мәсәлән, гомере буе кадаклар, шәраб бөкеләре, шөрепләр, хәтта теш чистарта торган таякчыклар кулланып та күләмле портретлар, паннолар ясау белән мавыга.
Ә менә Австралиянең Сидней шәһәрендә ел саен үтә торган фестивальдә кофе салынган чынаяклардан Мэрилин Монро белән Мона Лизаның зур портретларын эшләгәннәр. Беренчесен ясау өчен 780 литр кофе, 680 литр сөт тутырылган 5200 чынаяк кирәк булган! Сурәтне визуальләштерү дүрт сәгатькә сузылган.
Мона Лизаның йөзен ясау өчен 3604 чынаяк кулланганнар.
Читайте нас: