+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2014, 23:00

Башкорт кино сәнгатенең киләчәге өметле

27-29 ноябрьдә Уфада беренче тапкыр “Акбузат” милли һәм этник кино халыкара фестивале узды, анда Русиядән һәм 11 чит илдән профессиональ һәм һәвәскәр фильмнар күрсәтелде. “Башинформ” агентлыгында әлеге чарага йомгак ясау уңаеннан кинофестивальнең директоры, “Башкортостан” киностудиясе директоры Азамат Хуҗахмәтов, фестивальнең матбугат хезмәте җитәкчесе, “Башкортостан” киностудиясе баш мөхәррире Мәгафур Тимербулатов, фестивальнең координаторлары — кинорежиссер Вилюра Исәндәүләтова һәм киностудия мөхәррире Зөһрә Буракаева катнашлыгында матбугат конференциясе узды.

Конкурс программасы кысаларында барлыгы 19 нәфис һәм 14 документаль фильм күрсәтелде. Халыкара фестивальдә Башкортстан режиссер­ларының 5 фильмы катнашты. Фестивальнең жюриен Таҗикстаннан режиссер һәм җәмәгать эшлеклесе Дәүләт Хуҗаназаров җитәкләде.
“Көмеш Акбузат” Гран-прие Мәскәүдән Татьяна Скабардның “Вечный странник” фильмына бирелде. Әлеге фильм күренекле режиссер, актер, рәссам, язучы Шәүкәт Абдусәламовка багышланган. Милли рух өчен Әмир Абдразаков исемендәге махсус призга Татарстаннан Илдар Матуровның “Туфан есть Туфан” документаль фильмы лаек булды. Кыргызстаннан “Курманжан Датка” тарихи драмасы берьюлы ике бүләк алды. Казахстаннан “Жаужурек мын бала” һәм Кыргызстаннан “Перегон” фильмнары иң яхшы операторлык эше өчен бүләкләнде. Режиссерлык эше өчен Игорь Ягчегловның — “Юрта”, Владимир Тумаевның “Белый ягель”, Анна Гороянның “Доктор” фильмнары билгеләнде. “Иң яхшы документаль фильм сценарие” номинациясендә Кыргызстаннан “Тринадцатый” фильмы җиңеп чыкты.
Башкортстан режиссер­ларының ике фильмы “Акбузат” фестиваленең бүләгенә лаек булды. Андрей Носковның “Личное дело” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм” булып танылды . Хәрби задание белән китеп, тоткынлыкта онытылып калган солдат турындагы фильм тамашачыны тирән уйландыра.
Кинорежиссер Вилюра Исәндәү­ләтованың “Еще над крышей въется дымок” фильмы “Иң яхшы документаль фильм герое” номинациясендә җиңеп чыкты. (Фильмның продюсеры — Азамат Хуҗахмәтов, сценарий авторы — Мәгафур Тимербулатов). Бу фильм 60 ел урманда яшәгән берәдәк сунарчы турында сөйли. Режиссер сүзләренә караганда, аның героеның тормышта яшәү фәлсәфәсе бик үзенчәлекле һәм аның белән уртак тел табу да җиңел булмый. 81 яшьлек бу кеше үзен бик бәхетле тоя, чөнки ул балачактан ялгыз яшәү турында хыялланган.
Башкортстан табигате, халыкның бай тарихы, аның гадәти һәм сәер кешеләре әнә шулай гаҗәеп фильмнар төшерергә этәргеч бирә.
Читайте нас: