Заведеевлар йортында иртә белән самавыр җырлый, таба чыжлый, ихатадан ук бәйрәм кәефе сизелә. Өмәчеләр Рита Солтанова, Фәндәлия Хатмуллина, Рәйфә Әхмәтова, Фәнә Сәгабетдинова, күрше-күлән килеп тә җитте. Каз йолыккан кызларның, апаларның кулларына күз иярми. Ул арада өмәчеләр җыр башлады: “Каз канаты кат-кат була”... Шаян сүзләр, матур теләкләр белән өмәчеләр бар тырышлыгын салып эшләде. Балалар, табышмак әйтешеп, каурый сыдырды.
Менә эш тәмамланды һәм көянтәгә казлар аскан кызлар, апалар авыл урамын җырга күмеп, елга буена юнәлде. Яше-карты алар артыннан иярде, киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмак тутырып йөрсен, еллар имин булсын, дигән теләктә балалар юлга каурый сибеп барды.
— Туй киләме, дип йөгереп чыксак, каз өмәсе икән. Димәк, авылыбызның яме саклана, иң мөһиме, халкыбызның милли йолалары югалмый, буыннан-буынга күчеп, дәвам итә, — дип, чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде капка төпләренә чыккан абый-апалар.
Бәкедә казларны чайкаганда да елга буе шат тавышларга, җыр-моңга күмелде. Базытамак мәктәбе укучыларының сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, дәртле биюләре, Рәмилә Әбүбәкерованың моңлы җыры, Фәнә Сәгабетдинованың каз өмәсе турында үзе язган шигырен укуы һәркем күңеленә хуш килде.
Авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мөсабиров, бәйрәмгә җыелган халыкны котлап, изге теләкләрен җиткерде, Заведеевларга истәлекле бүләк тапшырды. Арытаба чара Гөлсинә апа әзерләгән, мул сыйдан сыгылып торган табын артында дәвам итте.
Базытамаклылар кебек, традицияләребезне сакласак, милли йолаларны тергезүдә эзмә-эзлекле эш алып барсак, һичшиксез, авылларыбыз сүнмәс, аларда җыр-моң, дәртле биюләр сүрелмәс.