+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 декабрь 2014, 23:55

Хезмәте зур хөрмәткә лаек

Ырынбур далаларына барып тоташкан иксез-чиксез иген кырлары, Акмулла, Тукаевлар, Мирсәет Солтангалиев, берничә йөз еллар элек тә мәчетләре, мәдрәсәләре белән дан тоткан, чал тарихлы Стәрлебаш районыннан күренекле шәхесләр бик күп чыккан. Бүген безнең язмабыз шул төбәктә туып-үскән, туган җиренә, халкына тугры калган кеше хакында. З. З. Фәйзуллин 1955 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРының Стәрлебаш районы Бакый авылында туган. Ишле гаиләдә тәрбияләнгән Зәйнулла абый Бакый мәктәбен тамамлагач, әтисе юлыннан китеп, урманчы һөнәрен үзләштерә. Әтисе Зөбәй абый үзенең 20 елдан артык гомерен урман хуҗалыгында эшләп үткәрә.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Зәйнулла Зөбәй улы техникум тамамлап, авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли. Бер үк вакытта районда нәшер ителеп килгән “Ленин юлы” гәзитендә хәбәрче була. Үзенең тынгысыз каләме белән ул авыл хуҗалыгындагы, көнкүрештәге проблемаларны, халык яшәешен һәм милләтебез язмышына бәйле мәсьә­ләләрне күтәрә. Бу чор милләтебезнең үз аңына кайту, халкыбызның динебезгә омтылу еллары була. Шундый татар җанлы, милләт язмышы белән ихлас күңелдән, бөтен йөрәге белән кызыксынучыларның берсе була.
Оештыру сәләтен күреп, аны Стәрлебаш районы типографиясе директоры итеп тәгаенлиләр. Ул районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. “Мин һәрвакыт тарих, милләт язмышы белән кызыксына килдем. Милләткә мәхәббәт һәм хөрмәт кече яшьтән үк салынырга тиеш. Милләтнең тамырлары — авылда. Авылларыбыз сакланса — миллә­тебезнең киләчәге якты булыр”, — ди Зәйнулла абый.
2003 елда Зәйнулла Фәйзуллин “Мирас” татар милли-мәдәни үзәгенең Стәрлебаш районындагы бүлекчәсен оештыра һәм 10 елдан артык аны уңышлы җитәкли. Шушы вакыт эчендә алар күп эшләр башкара. Ул Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә тора. Казанда еш була. Аннан китаплар, уку-укыту әсбаплары алып кайтып, мәктәп китапханә­ләренә тапшыра. Зәйнулла Зөбәй улы матбугатта актуаль мәсьәләләр белән бәйле күптөрле җитди яңалыклар турында чыгыш ясый. Актив рәвештә иҗтимагый, милли, мәдәни эштә кайный. Төрле оешмаларда татар мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән күптөрле чараларны оештыручыларның берсе, башлап йөрүче.
Шул елларда ул читтән торып Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый. Якташлары һәм якын-тирә районнарда яшәүче татарларның милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү, рухи үзаңын үстерү, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча күләмле эш алып бара. Типография үзенең эшчәнлеген туктаткач, Стәрлебашта беренчеләрдән булып кредит кулланучылар кооперативы төзи һәм бүгенге көндә дә аны җитәкли. Ул кооператив авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтә һәм бик уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә дә Зәйнулла Фәйзуллин үзенең данлыклы якташы, язучы Зәки Зәйнуллин язган, иҗат иткән пьесаларын республика театрларында сәхнәгә чыгару өстендә күләмле эш алып бара. Менә шундый тынгысыз да, тырыш та ул безнең хезмәт батырыбыз.
Зәйнулла Фәйзуллин― эштә яхшы оештыручы, гаиләдә акыллы ир, таләпчән әти. Алар тормыш иптәше Суфия апа белән ике бала — кызлары Лилия һәм Гүзәлне тәрбияләп үстерделәр, аларга югары белем алырга, җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм иттеләр.
Зәйнулла Зөбәй улы тормышыннан, эшчәнлегеннән канәгать. Ул бөтен йөрәге бе­лән авыл кешесенең көнкүреше, милләт язмышы өчен борчыла, оптимистик рухлы һәм көр күңелле булып кала.
Киләсе ел башында аңа 60 яшь тула. Алтмыш яшь — ир кеше өчен алтын яшь! Дустыбызны күркәм юбилее белән ихлас тәбрикләп, аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәт күрми яшәү хозурлыгы телибез. Карап үстергән балаларыгыз игелекле, шәфкатьле, шәфә­гатьле, иманлы булсын. Ходай Тәгалә гыйз­зәтлелеге мул булсын! Амин!

“Мирас” татар милли-мәдәни
үзәге идарәсе исеменнән
Дамир ШӘРӘФИЕВ, Әлфир Сакаев.
Читайте нас: