Игезәкләр — Светлана һәм Айдар Хаҗиповларның мәхәббәт җимеше. Яшьләр 2006 елда өйләнешә. Айдар Борай районы хакимиятенең финанс идарәсендә әйдәүче белгеч булса, Светлана 3нче Борай гомуми белем бирү мәктәбендә укыта, “Ел укытучысы” республика бәйгесендә финалга чыгып абруй казанган.
Башкаланың Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә дөньяга аваз салган сабыйлар бер яшьләре тулыр-тулмас тәпи киткән, хәзер инде өйнең бер почмагы да аларның игътибарыннан читтә калмый. Туганнарыннан ике-өч сантиметрга озынрак булып туган Эмиль бүген дә алардан буйчанрак. Сары чәчле, зәңгәр күзле, тыныч холыклы, акыллы малай күбрәк әтисенә охшаган. Ул үзенә-үзе шөгыль табып, тыныч кына уйнап утырырга ярата.
Аның каравы, туганнары – ике ут бөрчәсе! Камил кап-кара чәчле, түп-түгәрәк, шук малай. Аның өлгермәгән җире юк. Яңалыкны ярата, үзенә-үзе ачышлар ясап сөенә. Дарина да аннан калышмый. Ул иң беренче булып тәпи киткән. Кая булса да үрмәләргә ярата, усаллыгын да күрсәтеп ала. Әниләре Светлана әйтүенә караганда, аларны тәрбияләшергә нәнәй-картәтиләр булыша, алар хәтта үзләренә расписание төзеп куйган – кемнең кайчан киләсе алдан билгеле. Ә бәйрәмнәрдә ишле гаилә бергә җыела. Яңа елда да шулай булачак, билгеле. Кыш бабай капчыгыннан аларга өч бүләк чыгачак!
“Кыш бабайдан ниләр көтәсез?” — дигән сорауга, өч бала анасы Светлана Хаҗипова: “Аңардан балаларыма исәнлек, ил-көнгә тынычлык өмет итәм. Күз нурларыбызны түгеп үстергән улларыбыз ут эченә кермәсен, кызларыбыз сау-сәламәт булып үсеп, нәселне дәвам итсен. Тагын бер теләгем бар: улларыбызга яңа нигез корыр өчен җир алып, йорт салырга исәп. Кыш бабай тылсымлы таягы белән аның ызанын билгеләп китсә, бик шат булыр идек!”