+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2014, 22:07

Озын гомерле лампочка

Американың Калифорния штатында урнашкан Ливермор шәһәрендә 110 елдан артык янучы лампочка бар. Ул шәһәрнең янгын сүндерү депосында эленеп тора. Аны янгын сүндерүчеләргә 1901 елда бер малтабар бүләк иткән булган.

Шәһәр энергетигы Линн Оуэнс әйтүенчә, электр лампочкасының берничә тапкыр бик азга сүнеп торуын шәһәр халкы көннәре белән хәтерли: бер көн — 1903 елда, бер атна — 1937 елда һәм электр тогы белән өзеклекләр булганда бик кыска вакытка — XX гасырның 30нчы һәм 70нче елларында.
Аның әйтүенчә, бу серле лампочка галимнәрне гаҗәпкә калдыра. “Дүрт ваттлы гадәти лампочканы күрергә илнең бик күп галимнәре килде, тик аның шулай озак януының сәбәбен беркем дә аңлата алмый. Дөрес, аңа кагылырга беркемгә дә рөхсәт итмәдек”, — ди Линн Оуэнс.
Читайте нас: