+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2014, 22:02

Йөрәге белән шагыйрь

Таһир Якупов — Дүртөйле районында гына түгел, республикабызда да билгеле шәхесләрнең берсе. Һөнәре буенча нефтьче булса, йөрәге белән шагыйрь ул. Аны якыннанрак белгән кеше аның күңел байлыгына, рухи дөньясының күркәмлегенә, искиткеч тыйнаклыгына сокланмый калмыйдыр.

Бөтен гомерен “кара алтын” табу эшенә багышлаган Таһир Әнгам улы “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә зур абруйлы кеше. Тирән белеме, зур оештыру сәләте, тирә-юньдәгеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуы өчен хөрмәт итәләр аны.
— Үземне бәхетле кешеләр исәбенә кертәм, — ди күптән түгел 55 яшен билгеләгән әңгә-мәдәшем. — Яраткан эшем, тату гаиләм, җирдә матур дәвамым — ике кызым һәм улым бар.
...Юкәлекүл егете Таһир, башта — туган авылындагы сигезьеллык, аннары Дүртөйледәге 1нче мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлагач, Уфа нефть институтына укырга керә.
Биш ел сизелми дә үтеп китә. Дипломлы яшь белгечкә илебезнең төрле тарафларына юл ачык була, әмма ул туган ягына кайтуны хуп күрә. 1982 елда “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең скважиналарга капиталь ремонт ясау цехында мастер булып хезмәт юлын башлый. Идарәдә әлеге цех иң авыр һәм җаваплы участоклардан санала, ләкин кечкенәдән җиң сызганып эшләп үскән авыл егете кыенлыклардан куркып тормый. Ял итмәсә итми, әмма үз бригадасына ышанып тапшырылган барлык йөкләмәләрнең вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуына ирешә.
Яше-карты белән уртак тел таба белүче, ягымлы, инициативалы белгечне озакламый Дүртөйле районы комсомол комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп чакыралар, ике елдан соң комитетның икенче секретаре итеп сайлап куялар.
— Без, комсомоллар, һәр эшнең уртасында идек: төрле һөнәри бәйгеләр үткәрү, яшьләрнең ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, милиция хезмәткәрләре белән җәмәгать тәртибен саклау, яман күренешләрне кисәтү һәм башка бихисап эшләр белән шөгыльләнә идек. Гоме-ремнең иң чагу, вакыйгаларга бай мәле нәкъ менә комсомол белән бәйле, — ди, хатирәләргә бирелеп, Таһир Әнгам улы.
1986 елда аны янә “Чакмагышнефть” идарә-сенә өлкән мастер итеп чакыралар. Һәрвакыт эш дип янучы, бүрәнәне авыр башыннан күтәрергә өйрәнгән Якуповның коллективка кайтуына хезмәттәшләре ихлас сөенә, әлбәттә. Бер ел эшләгәч, ул үзе теләп хәрби хезмәткә китә.
— Заман бер урында тормый. Аның белән бергә кешеләрнең дә тормышка, төрле вакыйгаларга карашы, бәясе үзгәрә. Бүгенге җәмгыя-тебездә хәрби хезмәткә барырга атлыгып торучылар аз булса, элегрәк, без яшь чакта, солдат итеге кимәгән, армиягә алынмаган егетләр кимсенү хисе кичерә иде, — ди Таһир Әнгам улы. — Мин дә Ватанга хезмәт итеп кайтуны изге бурычым санадым.
Идел буе хәрби округында ике ел офицер, рота замполиты булып хезмәт итә ул. Туган ягына өлкән лейтенант йолдызлары белән кайта. Кайта да, янә җиң сызганып яраткан эшен дәвам итә. Аны катлаулы эшләр буенча мастер итеп тәгаенлиләр, аннан хезмәтләндерү базасы начальнигы вазыйфасына үрләтәләр. Озак кына социаль мәсьәләләр буенча әйдәүче инженер да була ул. Ә менә соңгы биш ел дәвамында Таһир Әнгам улы “Чакмагышнефть” идарәсенең профсоюз оешмасын җитәкли. Бу болгавыр заманда да идарә хезмәт-кәрләренең үзләрен социаль яктан якланган итеп тоюларында, һәркайсына коллектив җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим матди ярдәм күрсәтелеп торуында тынгы белмәс профсоюз лидерының өлеше, әлбәттә, бик зур. Нәкъ менә аның да тырышлыгы нәтиҗәсендә коллектив тулыканлы тормыш белән яши: идарә эшчәннәре өчен атна саен диярлек төрле мавыктыргыч чаралар, спорт бәйгеләре үткәрелә. Әледән-әле хәйрия акцияләре оештыру хакында да онытмый профсоюз рәисе. Шәһәрнең социаль приютында, балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән даими очрашып, бүләкләр белән сөендереп тора.
Башкаларның хәленә керә белүче, гадел Якуповның Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча һәм район хакимияте каршындагы җәмәгать советлары рәисе итеп сайлануы да кешеләрнең аңа булган ихтирамы турында ачык сөйли. Таһир Әнгам улы үзенә карата бик таләпчән, шуңа ул җитәкләгән советлар да актив эшчәнлеге белән аерылып тора. Аның әгъзалары ай саен төрле авылларда халык белән очрашулар үткәрә, көнкүреше белән кызыксына, моң-зарларына колак сала, килеп туган мәсьә-ләләрне хәл итүгә саллы өлеш кертә.
— Ярсу агымлы гасырда яшибез. Бер-беребезнең күзенә карап, хәл-әхвәлләребезне сорашырга вакыт тапмыйбыз. Ә адәм баласын ялгызлык тойгысыннан, авыр кичерешләреннән арындыру өчен әллә ни күп тә кирәкми бит: кайвакыт бер ягымлы караш, ихлас күңелдән әйтелгән бер җылы сүз җитә, — ди ул. — Матди байлык артыннан куып, рухиятебез хакында оныту кебек күренеш белән һич килешә алмыйм. Башкаларга ярдәм итә алу үзе үк кешегә зур канәгатьлек тойгысы китерергә тиеш. Яшәү мәгънәбез рухи үсешкә омтылу булсын иде.
...Ул үзен шагыйрьгә санамый, тик шигырьләре бер укудан күңелгә кереп кала, ихласлыгы, хислелеге белән сокландыра. Таһир Әнгам улы күп кенә популяр җырлар авторы да. Билгеле композиторлар Вәсил Галимов, Рәис Ханнанов, Мөдәрис Морзаханов белән берлектә иҗат ителгән “Сагынып киләм”, “Иртәнге серенада”, “Онытмыйм” һәм башка әсәрләрен Нәфкать Нигъмәтуллин, Мөдәрис Морзаханов, Илшат Сибәгатуллин башкаруында ишетергә мөмкин.
Шигырьләр, нәсерләр, робагыйлар иҗат итү белән беррәттән, Таһир Якупов өздереп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый, концертларда чыгыш ясый.
Ул туган ягын, туган нигезен чиксез яратучы кешеләр кавеменнән. Әти-әнисе инде ун елдан артык гүр ияләре булса да, бүгенге көнгә кадәр туган йорты учагын сүндерми саклый.
— Беләсезме, әниемнең тәрәзә төбендәге гөлләре әле дә, үзе исән чагындагы кебек, күкрәп чәчкә атып утыра. Күз нурларыбыз кебек саклаганны, тәрбияләгәнне үсемлекләр дә сизә, күрәсең, — ди шигъри, җырлы-моңлы күңелле әңгә-мәдәшем.
Шигырьләрендә туган ягыбыз гүзәллегенә, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләргә мәдхия җырлаучы, тормыш фәлсәфәсе хакында уйланучы Таһир Әнгам улына киләчәктә дә иҗат ялкынының дөрләп януын теләп калабыз.
Читайте нас: