Бу хакта халык телендә үзенчәлекле гыйбарә дә бар:
Энем кырлач әйтә:
“Агам кырлачны
уздырам,
Яшь киленнәрнең
Көянтәсен сындырам”.
Һәм дөрес тә. “Эне кырлач”ның мондый “тырышлыклары” еш кына уңышлы тәмамланучан була. Мәсәлән, 1942, 1956, 1969, 1972 елларда гыйнварда салкынлык 50 градуска җиткән, ә 1979 елда хәтта температура 52 градуска кадәр төшкән.
Кышкы явым-төшемнәр дә, башлыча, гыйнварга туры килә, бураннар да, җылы көннәр дә еш кабатлана.