+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар 2015, 19:49

Эш бәйрәмгә әверелде

Краснокама районында Каз өмәсе үтте.Бачкыйтау авылы елга-күлләр арасында урнашкан, шуңа да авыл халкы монда күпләп кош-корт асрый. Флүзә Нуриәхмәтова ихатасында да быел кырыкка якын каз үскән. Хәзер аларны суеп, кышкылыкка әзерләү вакыты. Кыскасы, зур, җаваплы эш, вакыт та күп таләп ителә. Ә нигә борынгы йолаларны искә төшереп, өмә үткәрмәскә, дип уйлый хуҗабикә, һәм авыл клубы мөдире Фисә Галиханова белән сөйләшә. Ә клуб хезмәткәрләре һәр башлангычны күтәреп алырга әзер, шулай итеп авылда зур һәм матур бәйрәм — Каз өмәсе оештырыла.

Җырга-моңга искиткеч оста, уңган да, булдыклы да, актив та Бачкыйтау авыл халкы. Әле дә Фисә Әнгам кызы өмә турында сүз башлау белән анда катнашырга теләүчеләр бик күп булып китә, һәркем үз ярдәмен тәкъдим итә. Авыл старостасы Фазаел Нәҗметдинов, авыл Советы депутаты Данис Әхияров, мәчетнең имам-хатыйбы Фарси Сафиуллин — берсе дә читтә калмый. Пенсионерлар Вахисә Нәҗметдинова, Хәмидә Урманова, Светлана Камалетдинова, Сания Әхияровалар өмәне оештыруда алдан йөри, ә шушы авылда туып-үскән Халә Ильясова хәтта икенче авылдан килеп бәйрәмне әзерләшә, аны ямьле һәм күңелле итеп алып бара.
Кош-кортны авыл ирләре, барлык шартларына туры китереп чалганнан соң, киләчәктә дә уңыш мул булсын өчен, аның каурыйларын җилгә очыралар. Ә инде каз йолку — кыз-кыркыннан, апа-җиңгиләрдән җитезлек тә, осталык та таләп иткән эш. Бер генә төген дә калдырмыйча, каз тиресен ертмыйча, чиста итеп йолку һәркемнең кулыннан килми дә әле. Моңа балачактан ук өйрәнәсең. Шуны исәпкә алып, Бачкыйтау апалары да үз яннарына яшь кызларны алып утырды, булышуың безгә булса, өйрәнүең үзең өчен, диделәр. Талгын гына җырлар агылды, алга куйган савытлар йомшак, ап-ак каз мамыклары белән тулды. Уңган хуҗабикәләр алардан түшәк-ястыклар, мендәрләр әзерләячәк. Ә инде эче алынган, йолкынган казларны көянтәләргә асып, чишмәдә, елгада чайкау — өмәнең, һичшиксез, иң ямьле өлеше. Кыңгыраулы атлардагы егетләр елгага бәке ачарга ашыкты, авыл урамнары гармун тавышына тулды. Сыныйм әле боларны дигәндәй, термометр 25-28 градус салкынны күрсәтсә дә, эштә чыныккан авыл халкын бу куркыта алмады. Элбәк елгасының саф суында казларны чайкап, боз өстендә пошкырып утырган самавырдан кайнар чәй эчеп, җырлап-биеп күңел ачты авыл халкы.
Ә бу вакытта хуҗабикәнең йортында мул табын корылды. Каз маена манчып пешерелгән тәбикмәге дә, каз итеннән пешерелгән бәрәңгеле бәлеш тә, шулпа да өлгерде. Флүзә ханым рәхмәт укый-укый өмәчеләрне сыйласа, авылдашлары аңа киләчәктә дә казлары, кош-кортлары мул булсын дип теләкләр теләде, шушындый ямьле бәйрәм өчен рәхмәтләр укыды.
Моннан утыз еллар элек каз өмәләре һәр йортта ел саен үткәрелә торган иде. Хуҗабикәләрнең уңганнары дүртәр-бишәр баш оя каз утыртты. Иллеләп казны, әлбәттә, өмәләп эшкәртү җиңел һәм тиз, шуңа да көз ахыры, кыш башында авыл йортларында чиратлап үткәрелә иде алар. Бүгенге заманда, кызганычка каршы, һәр ихатадан көтүе белән казлар чыкмый. Шуңа да иренмичә утызар-кырыгар каз үстергән апалар үзләренә карата ихтирам уята, ә инде йолаларны югалтмыйча яшь буынга күрсәткән һәм тапшырган, авылдашлары өчен шундый ямьле бәйрәм әзерләгән Флүзә Нуриәхмәтова, Фисә Галиханова, Халә Ильясова кебек булдыклы ханымнарга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Күрүебезчә, саклаган һәм яшәткән җирдә яши, югалмый йолалар. Ә Краснокама бу яклап мактана ала, биредә һәр елны һәр авылда гөрләп үтә каз өмәләре. Мондагы халык тырышып эшли дә, күңел ача да белә.
Читайте нас: