+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар 2015, 19:35

Игелекләр кылып яши ул

Бу дөньяда һәркем, үз артымнан матур эзем калсын, дип яши. Илеш районының Иске Кыргыз авылында яшәүче Өлфәт Авзалов та нәкъ шулайрак фикер йөртә һәм гомере буе авылына һәм авылдашларына карата игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә тырыша.

Тын океан флотында хезмәт итеп кайтканнан соң Өлфәт Авзалов “Агыйдел” колхозына шофер булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына читтән торып укырга керә. Кулына диплом алу белән аны баш инженер итеп үрләтәләр. Иске Кыргыз авылы халкы сусызлыктан интеккән вакыт була ул. Яшь белгеч үз алдына, авыл халкын сулы итәргә кирәк, дигән максат куя һәм, озак та үтмәстән, озын торбалар ярдәмендә “Кара тәкә” чишмәсеннән авылга су төшертүгә ирешә. Соңрак авылның иң биек ноктасына башня төзетеп, Биектау һәм Краснояр авыллары халкын сулы итүгә дә үз өлешен кертә. Шул вакыттан башлап авыл халкын эчәр су белән тәэмин итү Өлфәт Сафетдин улы карамагына ышанып тапшырыла. Һәм бу эшне ул озак еллар дәвамында уңышлы башкарып килә.
Авыл халкын ул вакытта тагын бер мәсьәлә — юлсызлык борчый. Өлфәт Авзалов икенче эш итеп әнә шуңа алына. Анысын да ”бишле”лек башкарып чыга. Моннан тыш, хуҗалык территориясендәге авылларны, төрле тәгаенләнештәге объектларны, производство участокларын хезмәтләндерү өчен электр станциясен эшкә җибәрүдә дә, урамнарга электр баганалары утыртуны оештыруда да башлап йөри.
Өлфәт Авзалов үзенә кушылган эшне намус белән үтәп кенә калмый, ә Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлап, икътисадчы-оештыручы һөнәре алып чыгарга да өлгерә. Оештыру эшләренә маһирлыгын, югары белеме булуын күз уңында тотып, 1972 елда аны “Агыйдел” хуҗалыгы рәисе итеп сайлап куялар. Барлык белемен, туплаган тәҗрибәсен авыл хуҗалыгы производствосын күтәрүгә юнәлтә яшь рәис. Нәтиҗәдә, 1972-82 елларда “Агыйдел” колхозы терлекчелек һәм игенчелек күрсәткечләре буенча районда гел бишенче-алтынчы урыннарда бара. Бер үк вакытта абзарлар төзелә, яңа йортлар салына, социаль объектлар үз ишекләрен ача. Бер сүз белән әйткәндә, халыкның тормыш-көнкүреше елдан-ел яхшыра бара. Ул гына да түгел, нәкъ шул елларда колхозчыларга эш нәтиҗәләре буенча премияләр бирелә башлый. Бу исә хезмәт кешесен тагын да тырышыбрак эшләргә дәртләндерә.
Берникадәр вакыт “Кирпеч заводы” директоры, район Юл төзелеше идарәсендә өлкән мастер булып эшләгәннән соң, аны Яңа Аю авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Нәкъ шул чорда “Агыйдел” хуҗалыгы карамагындагы авылларга газ кертү буенча гаять зур эш алып бара ул.
Район һәм республика җитәкчелеге дә аның тынгысыз хезмәтен лаеклы бәяли. Тырыш хезмәте “Почет билгесе” ордены, төрле ведомстволарның Почет грамоталары белән билгеләнә.
Хаклы ялга чыгуга аны авылдашлары Яңа Аю авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе итеп сайлап куя. Бу вазыйфаны да ул зур җаваплылык белән башкара, сугыш һәм хезмәт ветераннары, аларның гаиләләре белән даими бәйләнештә тора, мәсьәләләрен хәл итү юлларын таба, бер үк вакытта аларны мөһим кампанияләр вакытында авыл хуҗалыгы эшләренә дә җәлеп итә. Ул Ветераннар советы рәисе булып эшләгән чорда Иске Кыргыз авылында сугышта катнашканнар һәм яу яланында ятып калганнар истәлегенә яңа һәйкәл-обелиск калкып чыга. Авылның визит карточкасы булган бу һәйкәлне ачтыруда да ул башлап йөри.
Тынгысыз күңелле Өлфәт Авзалов узган елда тагын бер игелекле гамәл кылды. Моннан ике ел элек вафат булган хатыны Даллариса хөрмәтенә Ташлыкул чишмәсен авыл урамына төшертүне оештырды, чишмә буена үз акчасына тимердән челтәрләп-бизәкләп эшләнгән беседка кайтарып утырттырды. Бүген “Даллариса чишмәсе” буеннан кеше өзелми. Шушы изге эшне башкарган өчен авылдашлары аеруча рәхмәтле аңа.
— Шушы көннәрдә 80 яшемне билгеләдем. Өлкән яшьтә булсам да, тынычлап кына өйдә утыра алмыйм: җәмәгать эшләренең барысында да катнашырга тырышам. Тик утырсам, мин авырый башлыйм. Шуңа миңа гел хәрәкәттә булырга, эшләп кенә торырга кирәк, — дип елмая егетләрчә җитез хәрәкәтле Өлфәт абый.
Халыкта “Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә — балык белер” дигән мәкаль бар. Өлфәт Авзалов та, әнә шул мәкальдәгечә, гомере буе иге­лек­ләр кылып яши һәм шуның белән үзен чиксез бәхетле тоя. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, гел матур гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә, Өлфәт Сафетдин улы!
Читайте нас: