+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 гыйнвар 2015, 21:42

Кулларыннан былбыл очыралар

Узган Мәдәният елында Мәләвез районында бик күп күркәм чаралар, җылы очрашулар үткәрелгән. Шуларның берсе — фәкать әлеге төбәккә генә хас “Шәл бәйрәме” бәйгесе ай саен бер авылда узган.

Без барганда Первомайский авылы мәдәният йортының “Янгүзәл” фольклор төркеме иртәгәсен күрше авылда үтәчәк Шәл бәйрәменә әзерләнә иде. Төркемдәге 14 кеше, милли киемнәрен киеп, шәлләрен бөркәнеп, иртәгә башкарасы җыр-биюләрен тагын бер тапкыр кабатларга җыелган. Җитәкчеләре Әлфия Сәхиуллина аларның һәрберсе белән җентекле таныштырды, һөнәрләре турында сөйләде. Баксаң, апаларыбызның һәр­кайсы җыр-биюгә генә түгел, кул эшенә дә бик оста икән.
“Шәл бәйрәме” конкурсы да ике өлештән тора. Тәү­гесендә анда катнашучы төркемнәр кул эшләреннән күргәзмә оештыра. Анда үз куллары белән бәйләгән шәлләр генә түгел, паласлар, чигү өлгеләре, сәйләннән ясалган төрле чәчәк бәйләмнәре һәм башкалар куела. Бәй­рәмнең икенче өлеше төр­кемнең визит карточкасы дип атала, ягъни ул — шәлләрне үзенчәлекле рекламалау.

Мамык шәлнең
читләренә
Төрле бизәк басыла.
Җырлап-биеп,
уйнап-көлеп,
Безнең күңел ачыла,


дип такмаклап та күрсәтте безгә коллектив гүзәлләре.
— Бу бәйгенең максаты — районда яшәүче төрле милләт халкы бәйләгән шәлләрне популярлаштыру. Безнең төбәктә аны бәйләмәгән кеше юк. Әнә Руфия апабыз Уфада узган Шәл бәйрәмендә катнашу бәхетенә ия булды. Анда үзенең кул эшләрен сатып та кайтты, — ди Әлфия ханым.
Тәнзилә апа Гыйбадуллина — төркемнең иң уңган һәм изге җанлы әгъзаларының берсе. “Кулларыннан гөл тама”, — диләр андыйлар турында. Тәнзилә апаның кул эш­ләреннән генә дә бер күргәзмә эшләрлек. Бу ачык йөзле, матур күңелле апаның бер күркәм эшен атап үтәргә кирәк: ул ел саен райондагы балалар приютына һәм картлар йортына оекбашлар, башмаклар бәйләп бүләк итә.
— Минем өчен бер кыенлыгы да юк, бәйләргә яратам. Йонын сатып алам да рәхәтләнеп бәйлим. Бер барганда 20-25әр кием китерәм. Сабыйлар йөзендә бер генә шатлык чаткысы күрсәм дә күкнең йөзенче катындагыдай хис итәм үземне, — ди мөлаем ханым.
“Янгүзәл” әгъзалары Первомайскида гына түгел, Түләк, Иске Муса авылларында да яши. Атнага берничә тапкыр кичләрен алар шушы мәдәният йортына ашыга. “Өйдә нишләп утыра­сың, монда күңелле, гармун тавышын тыңлап, туйганчы моңлы җырлар җырлап кайтабыз”, — ди алар. Төркем­дәгеләрнең иң яшенә — 55, иң өл­кә­ненә — 72 яшь. Республика дәрә­җә­сендә үткәрел­гән бәйгеләрдә дә алар теләп катнаша. Быел Стәр­летамакта үткән “Ашкадар таңнары” конкурсында катнашып, дипломант булганнар, үзләрен телевизордан күрү бәхетенә ирешкәннәр.
Район мәдәният бүлеге аларга һәрвакыт ярдәм итеп, төрле уңышларга рухландырып тора. Әле 200 мең сумга костюмнар тегәләр. “Янгүзәл”­дәгеләр тагын да гүзәлләнеп, тагын да нурланып китәр, киләчәктә яңадан-яңа уңыш­лары белән сөендерер әле.
Читайте нас: