+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 гыйнвар 2015, 21:39

Морж буласың киләме?

киләме?Бөек Британиянең Брайтон шәһәрендә яшәүче бер ир, моржга әверелеп, үзе янында яшәргә риза булган кешене бушлай торак белән тәэмин итәргә уйлаган. Бу тәкъдимен Интернет челтәренә урнаштырган.

Белдерүдә ул, тулыканлы тормыш белән яшәп, хәзер пенсиягә чыгуы, соңгы көннәрен Брайтондагы зур йортында уздырырга теләве турында язган. Яшь чагында пенсионер Изге Лаврентий утравында эшләгән, анда “Грегори” кушаматлы морж белән танышкан. Белдерү авторы сүзләренә караганда, ул “Грегори” белән нык дуслашкан һәм бу аерылышуны гаять авыр кичергән.
Ул морж киеме тектергән. Аның тәкъдименә ризалашкан кеше шушы киемне көн саен ике сәгать киеп йөрергә тиеш була. Бу вакыт дәвамында аңа сөйләшү тыела, хуҗасы белән моржларга хас төрле тавышлар ярдәмендә генә аңлашу рөхсәт ителә. Белдерү авторы билгеләп үтүенчә, бу хайваннарның ничек “сөйләшүен” Интернет челтәрендә тыңларга мөмкин. Моннан тыш, “морж” хуҗасы биргән балык һәм кыслаларны ашарга тиеш булачак.
Ул гына да түгел, иң яхшы “морж”ны сайлап алу өчен йорт хуҗасы махсус конкурс оештыруны планлаштыра икән.
Читайте нас: