+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2015, 22:27

“Музыкаль” бина

Кытайның Хуайнань шәһәрендә рояль һәм скрипка рәвешендә эшләнгән бина бар. Ул 2007 елда Хефей технология универ­си­тетының архитектура дизайны бүлеге студентлары һәм Кытайның бер дизайн компаниясе белән берлектәге проект буенча төзелгән. Йорт үтәкүренмәле кара пыяладан эшләнгән.

Скрипка бинага керү ишеге ролен үти. Аның эчендә күргәзмәләр үзәге булып хезмәт итүче “рояль”гә алып менүче эскалатор урнашкан. Бу бинада мәдәни очрашулар оештырыла.
Бу йорт шәһәрдә яшәүчеләр һәм чит ил туристлары арасында зур популярлык яулаган.
Читайте нас: