+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2015, 21:07

Рух ныклыгы биргән ул

Бөек Ватан сугышы чорында Яңа ел күпләр тизрәк кайтарырга теләгән тыныч тормыш символына әверелә. Халкыбыз аны җиңүгә ышанычны ныгытучы бәйрәм буларак кабул итә. Фронттагылар һәм тылдагылар, бер-берсен тәбрикләп, Яңа ел открыткалары җибәрә башлый. Аларда иң зур теләк, әлбәттә, Җиңү була.

Шулай итеп, 1918 елда совет власте “буржуаз калдык” дип баш тарткан котлау карточкаларын кире кайтаруда Бөек Ватан сугышы хәлиткеч роль уйный.
Совет солдатлары туганнарына котлаулар җибәрә башлагач, партия җитәкчелеге моны тыймый, бары тик идеологик яктан дөрес юнәлештәге открыткалар чыгара башлау турында кайгырта. Бу бәйрәм атрибуты бүгенгә кадәр гамәлдә.
Илебез халкына иң беренче Яңа ел котлавы да 1941 елның 31 декабрендә радиодан яңгырый. Ватандашларына СССР Югары Советы Президиумы Рәисе М. И. Калинин мөрәҗәгать итә. Анда шундый сүзләр була: “Кадерле иптәшләр! Советлар Союзы гражданнары! Эшчеләр! Колхозчылар! Совет зыялылары! Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флоты сугышчылары, командирлары һәм сәяси хезмәт­кәрләр! Партизаннар! Вакытлыча немец фашистлары оккупациясендә калган совет районнарында яшәү­челәр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәб­рикләргә рөхсәт итегез. Яңа ел уңаеннан сугышның түбәндәге кыскача нәтиҗәләрен җиткерәбез...”
Читайте нас: