+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2015, 21:17

Сәгать 12не сукканда — игезәкләр!

Аскын районының Үрмияз авылында яшәүче Венера һәм Дамир Йосыповлар гаиләсендә Яңа ел төнендә ике кыз туган.

Йосыповлар гаиләсе өчен бу Яңа ел гомергә онытылмаслык булачак. Сәгать 12не сукканда аларның ике кызы дөньяга килә.
Барысы да көтмәгәндә килеп чыга. Яшь гаилә, мул табын әзерләп, Яңа ел каршыларга җыена. Әмма кичен әти-әнисе Венераны бала тудыру йортына алып китә. 170 чакрым ераклыкта урнашкан Бөрегә исән-имин барып җитәләр. Русия Президенты Владимир Путин телеэкраннардан котлау юллаган вакытта Сабрина белән Сәмирә туа.
— Кызларга исемне ирем белән бергәләп сайла­дык: ул — Сәмирәне, ә мин — Сабринаны, — ди кызларның әнисе. — Бер-берсенә бик охшаш булсалар да, мин аларны аерам. Әлбәттә, бала тудыру йортында Яңа елны каршы­лау гадәти булмады, әмма миннән дә бә­хетлесе юк! Бәйрәм булуга карамастан, табиблар җаваплы эшен тиешле дәрәҗәдә башкарды. Аларга зур рәхмәт!
Шушы көннәрдә сау-сәламәт кызлар өйләренә кайтачак. Тиздән исем куштырырга җыеналар. Сабыйлар бәхетле булып үссен!

Фото гаилә архивыннан алынды
Читайте нас: