+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2015, 21:44

Мәхмүтовның икътисади мәктәбе

Шушы көннәрдә 85 яшен тутыручы икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Русия Социаль фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов республиканың фән эшлеклеләре арасында күренекле урын тота. Башкортстанның өлкән буын галимнәре даирәсендә ул, иң беренче чиратта, төпле фикерләүче һәм киң карашлы икътисадчы, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен оештыручы һәм аның беренче ректоры, 1994 елдан чыгып килүче “Икътисад һәм идарә” журналының тәүге мөхәррире булып танылды.

Әнәс Мәхмүтов 1930 елның 15 гыйнварында Чишмә районының Яңа Усман авылында туган. Язмыш аңа сынауларны, кем әйтмешли, өеп китереп кенә тора. Сабый чагында бер яше дә тулмастан әтисе вафат була. Өч балалы гаилә әнисе – авыл укытучысы кулында кала. Бөек Ватан сугышы чорында тормыш көтү тагын да начарлана, моңа өстәп, Хәтирә апа авыр чиргә сабыша. Совет чорының хәстәрлеге: җирле властьның тырышлыгы белән, атап әйткәндә, Чишмә район Советы башкарма комитеты юлламасы буенча, ятим малайны 1943 елда Уфа хәрби музыка мәктәбенә урнаштыралар. Хәзерге Суворов училищеларына тартым уку йортында үсмернең тамагы тук, өсте бөтен була, әлбәттә. Ләкин янә зур югалту: 1944 елда әнисе дә вафат булып, 14 яшьлек Әнәс тома ятим кала.
Сугыш чоры балаларына төшкән барлык авырлыкларны да кичерергә туры килә аңа. Ә менә Уфа хәрби музыка мәктә­бендә уку еллары балачагында якты бер мизгел булып балкып кала. Уен коралларыннан гармуннан башканы белмә­гән авыл баласын тромбон классына билгелиләр. Ни хәл итәсең, тәүге тапкыр күргән бу инструментта соңрак шактый оста уйнарга өйрәнеп ала ул. Музыка мәктәбенең янә бер файдасы – хәрби тормыш тәртипләренә күнегү белән бергә, биредә урта белемгә дә ия була егет.
Уфа музыка мәктәбе тәрбияләнүчесе Әнәс Мәхмүтов язмышында 1947 елда яңа чор башлана – хезмәтен дәвам итү өчен ул Чкалов шәһәре авиация училищесы хәрби оркестрына җибәрелә. Өч ел хезмәт чорында оркестр составында күп кенә хәрби парадларда катнаша.
Әмма хәрби тормыш ничек кенә мавыктыргыч булмасын, туган тарафлар үзенә тарта. 1950 елда запаска чыгарылып, Уфага кайткан элекке солдат тормышында яңа борылыш. Мәрхүм әни­сенең биредә яшәүче туганнарында урнашып алгач, хезмәт юлын пионервожатый буларак мәктәптә башлый, аннан комсомол оешмасында да эшләп ала.
Туган республикада киләчәктә икътисадчы-галим сыйфатында танылырмын, дигән уй башына да килми аның бу чорда. Шуңа да югары белем алырга ният иткән егетнең Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының урман хуҗалыгы факультетын сайлавы гаҗәп түгел. Урманчы һөнәре 50нче елларда бик тә абруйлы санала, аңа омтылучылар да күп була. Конкурс зурлыгына карамастан, Әнәс Мәхмүтов укырга җиңел генә кереп китә, яхшы укый, институтны исә “кызыл диплом”га тәмамлый. Студент елларында ачык күңелле, кеше белән җиңел аралашучан, җәмәгать эшендә актив егетне комсомол эшчәнлегенә җәлеп итәләр. Беренче курсны тәмамлаганда ул инде институтның ВЛКСМ комитеты секретаре вазыйфасына үрләтелә. Әйтергә кирәк, бу чорларда комсомол эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Шушы өлкәдәге активлык Әнәс Мәхмүтовның алдагы тормышына да кискен төзәтмәләр кертә. Алар турында бәян иткәнче, шуны билгеләп үтик: студент елларында ул ветеринария факультетында укучы Туймазы районы кызы Асия белән танышып гаилә кора. Институтны тәмамлагач, дипломлы яшь белгечләр юллама буенча Дуван районына китәргә тиеш була: Әнәс урман хуҗалыгы җитәкчесе вазыйфасына, Асия – ветеринария станциясенә. Әмма Әнәс Мәхмүтовның ВЛКСМ өлкә комитетына эшкә тәгаенләнүе планнарны боза. Вазыйфа баскычлары буенча тиз үсә комсомол хезмәткәре. Өлкә комитетына бүлек мөдире урынбасары булып килгән булса, 1957 елда чираттагы комсомол конфе­ренциясендә икенче секретарь итеп сайлана.
Башкортстан өлкә комсомол оешма­сының бу еллардагы тормышы вакый­галар­га бай була. Республикадан зур төр­кем Мәскәүдә үткән VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнаша, делегациягә ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Әнәс Мәхмүтов җитәкчелек итә. Аңа шулай ук ВЛКСМның XIII съездында катнашырга, комсомол оешмасы рәсми делегациясе составында берничә чит илдә булырга туры килә. Шул рәвешле, сәяси һәм оештыру эш­чәнлегендә бай тәҗрибә туплана. Шуңа да аны, 30 яше дә тулмастан, БАССР мәдәният министрының беренче урынбасары итеп тәгаенләү һич тә очраклы түгел.
Республиканың 50-60нчы еллардагы мәдәни тормышындагы күп кенә мөһим хәл-вакыйгалар Ә. Мәхмүтов исеме белән турыдан-туры бәйле. Мәсәлән, Уфада Салават Юлаевка һәйкәл кую, Дуслык монументын кору буенча оештыру мәсьә­ләләре аның аша үтә, җитәкчелек күрсәт­мәсе буенча зур төзелешләрне ул хәстәрли. Республика башкаласында сәнгать институтын ачу буенча да башлап йөри. Башкорт халык биюләре ансамб­ленең Һиндстан, Непал һәм Бирмага гастрольләрен оештыруга да аның катнашы бар. Әйткәндәй, әдәбият һәм сәнгать әһелләре Мәхмүтовны үз арасына җылы кабул итә, чөнки бу өлкәгә шактый якын кеше — музыкант була бит ул. Рес­публиканың мәдәни дөньясында якты эз калдырган шагыйрь һәм язучылар Мостай Кәрим, Ибраһим Абдуллин, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, композиторлар Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Хөсәен Әхмәтов, рәссамнар Тамара Нечаева, Рәшит Нурмөхәммәтов, Галия Имашева, җырчылар һәм артистлар Мәгафүр Хисмәтуллин, Майя Таһирова, Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова һәм башка бик күп кенә сәнгать әһелләре белән озак еллар аралашып яши ул.
1963-66 елларда Әнәс Мәхмүтов КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укый һәм диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Шуннан соң чирек гасыр дәвамында тормышы һәм эшчән­леге Башкортстан дәүләт университеты белән бәйле – биредә сәяси икътисад кафедрасына җитәкчелек итә. Шушы чордагы киеренке хезмәт нәтиҗәсендә икътисади проблемаларны өйрәнү буенча БДУ профессоры үзенең фәнни мәктәбен булдыруга ирешә, республикада бу өлкәдә иң абруйлы белгечләрнең берсенә әверелә.
90нчы еллар чорында икътисадчы галим “Башкортстан ССРы икътисадын тотрыкландыру һәм базар мөнәсәбәт­ләренә күчү программасы”, “2000 елга һәм 2005 елларга кадәр чорга Башкортстан Республикасы икътисадын үстерү стратегиясе” кебек җитди фәнни хезмәт­ләр әзерләүдә катнашып, республика үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Әнәс Хөсәен улы эшчәнлеге турында сөйләгәндә коллегалары аңа карата “беренче булып” тәгъбирен еш кулланучан. Мәсәлән, нәкъ менә ул республикада беренче булып Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе оештыру башлангычы белән чыга һәм ниятен тормыш­ка ашырып, яңа типтагы уку йортының беренче җитәкчесе була. “Икътисад һәм идарә” фәнни-гамәли журналы белән дә шул ук хәл. Үткән елда басманың чыга башлавына 20 ел тулды, Мәхмүтов аның беренче мөхәррире иде.
Әнәс Мәхмүтов 1995 елдан академик исемен йөртә, 1977 елда аңа “Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе”, 1990 елда исә “РСФСРның атказан­ган фән эшлеклесе” мактаулы исемнәре бирелә. Фидакарь намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Икътисадчы кадрлар әзерләүгә дә зур өлеш кертә, аның җитәкчелегендә бик күпләр гыйльми дәрәҗә алып, галимнәр булып танылды.
Әнәс Хөсәен улының җәмәгате Асия Миңнеәхмәт кызы турында мәкалә башында сүз булган иде инде. Ни аяныч, ике ел элек якты дөньяны калдырып китте ул, авыр туфрагы җиңел булсын. Алар ике ул тәрбияләп үстерделәр, шулардан өлкәне — Әнвәр хәзерге вакытта Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты. Шамил, абыйсы кебек үк, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, математик. Аның тормышы һәм эшчәнлеге чит илләр белән бәйле: тәүдә Япониядә стажировка үтә, фән докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый, аннары Оманда югары уку йортларында укыта.
Соңгы елларда Әнәс Хөсәен улы нәсел тамырларын тикшереп, шәҗәрәсен төзеде. Аңардан бу юлларның авторының да Мәхмүтовларга туганлык җепләре барлыгы ачыкланды. Алар хәзерге Бүздәк районының Уран авылында егерменче гасыр башында яшәгән Хәсән муллага илтә, нәкъ менә аның кызлары Бибисара белән Бибиһәдия Әнәс абый белән минем уртак туганнар булып тора да инде.
Тарихи тикшеренүләрдә Әнәс абый­ның янә бер ачышын күрсәтеп үтик. Мәхмүтовлар нәселендә моңарчы да Русия Дәүләт думасының бер депутаты билгеле – Русия империясенең өченче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Шәрәфетдин Җәләлетдин улы Мәхмүтов, 1853 елда туган. Ул — Әнәс абыйның әтисе яклап картәтисе Камалетдиннең бертуганы. Шәрәфетдиннең 1876 елда Стәрлебаш мәдрәсәсендә урыс теле укытучысы булганлыгы теркәлгән, аннары Стәрлетамакка күчеп китә. Уфада чыгучы “Тормыш” гәзитендә 1914 елда басылган мәкаләсе белән тарихта кала. Әмма аның турында мәгълүмат бик аз, атап әйткәндә, 1914 елдан соң кайда яшәгән­леге билгеле түгел. Рәсми чыганакларда кайчан үлгәнлеге дә күрсәтелмәгән. Архив материалларына нигезләнеп, Әнәс абый олы галимнәргә генә хас тырышлык белән шушы тарихи бушлыкны тутыра алды. Шәрәфетдин Мәхмүтов гомеренең соңгы чорында Мәскәүдә кызы Суфия тәрбиясендә яши, 1932 елның 31 маенда вафат була.
Әнәс абыйның тормышы да, эш­чәнлеге дә соклангыч. Зур гомер бәйрәме белән ихлас тәбрикләп, аңа сәламәтлек, балалары, оныкларының игелеген күреп, озын-озак гомерләр телисе килә.

Фәнүр Гыйльманов,
Башкортстанның атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты.
Читайте нас: