+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2015, 21:27

“Илаһилар” — Кыйгы сәхнәсендә

Изге Рәбигуль-әүвәл ае дәвам итә. Мөселманнар аны Мәүлид ае дип йөртә. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Аның туган көнен — Мәүлид бәйрәмен бу айда илебезнең мөселманнар яшәгән бар төбәкләрендә олылап бәйрәм итәләр.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәм­мәт хәзрәт Галләм мәчет каршында оештырылган “Ила­һилар” иҗат төркеме (сәнгать җитәкчесе — Баш­кортстанның атказанган сән­гать эшлеклесе Афарим Акчурин) белән Кыйгы районы хакимияте һәм урындагы мәхәллә руханилары чакыруы буенча район үзәге Югары Кыйгыда Мәүлид мәҗлесендә катнашты.
Районда мәдәнияткә, спорт­к­а, дингә зур игътибар бирелә. Анда 20дән артык милләт кешеләре үзара килешеп, дус һәм тату яши. Ун мәчет, бер чиркәү эшли. Район хакимияте каршында конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар белән бәйләнеш буенча ведомствоара комиссия оештырылган.
Уфа кунакларын Кыйгы җирендә район хакимияте башлыгы Рәфыйк Хафизов, кадрлар белән эшләү һәм социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Фәнил Сафин, Кыйгы татарлары конгрессы һәм эшкуарлар берлеге рәисе Владик Заһиров (Вәли хаҗи), Кыйгы мәчете имам-мөхтәсибе Марсель Гыйбадуллин һәм Түбән Кыйгы имам-хатыйбы Вакыйф хаҗи Та­һиров каршы алды.
Чара район мәдәният йортында үтте. Мөхәммәт хәзрәт Гал­ләм кыйгылыларга Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең һәм республика мөселман­нары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нур­мөхәммәт Нигъ­мәтул­линның сәламен тапшырды һәм җые­лучыларны изге Мәүлид бәйрәме белән котлап, аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман ныклыгы, үзара татулык, бәхет һәм иминлек теләде. Аннары тамашачылар хәзрәтнең чын күңелдән җиткерелгән тирән эчтә­лекле, фәһемле вәгазен тыңлады.
Тугыз ел дәвамында “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Илаһилар” иҗат төркеме Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, иле­безнең башка төбәк­ләрендә дә киң танылу алып, тамашачылар тарафыннан яратылып өлгерде. Ансамбль һәм аның аерым җырчылары, дини җырлар, Пәйгам­бәребезгә (с.г.в.) салаватлар һәм мөнә­җәтләр багышлау белән беррәттән, кичәдә татар һәм башкорт җырларын да башкарды. Кыйгы тамашачысы аларны җылы алкышлар белән, ихлас кабул итте.
Бәйрәм кичәсенә килүче­ләрне шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе, Дагыстан Ислам универси­тетының тарих факультеты деканы Морадулла Дадаев та котлады. Шул ук югары уку йорты шәкертләре Ислам (Учалыдан) һәм Динислам (Сибайдан), урындагы мәхәллә абыстайлары Рауза Ялакаева, Динә Вәлиева һәм Глафира Зарифуллина мөнәҗәтләр әйтте. Шагыйрә Фәүзия Гайзаман һәм җырчы-композитор Ризидә Мөхәммәтҗанова якташларына шигырьләр һәм җыр бүләк итте.
Югары Кыйгы мәчете имам-мөхтәсибе Марсель хәзрәт Гыйбадуллин: “Дин безгә мәдәниятебезне, милли йолаларыбызны, рухи нигез­ләребезне сакларга һәм ныгытырга, үстерергә ярдәм итә, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә мөһим роль уйный”, — диде. Түбән Кыйгыдан Вакыйф хаҗи Таһиров үз вәгазендә: “Бүгенге бәйрәм — динебезнең асылын аңлау мәҗлесе. Ислам дине — хаклык, сафлык, әх­ла­клелек, әдәплелек, гаделлек, тугрылык дине”, — дип кичәгә килүче­ләр­не дини кануннарны, йолаларны үтәргә, изге гамәлләр кылырга чакырды.
Мөхәммәт хәзрәт Галләм, кичәдә катнашучыларга зур рәхмәт белдереп, бәйрәм мәҗлесен оештыручы Владик Саяф улына “Тугры юл” китабын бүләк итте. Хакимият вәкилләре һәм урындагы мәхәлләнең дин әһелләре үз чиратында хәзрәт­кә һәм “Илаһилар” иҗади төркеменә киңкүләм дини һәм мәдәни-агарту эше алып барулары өчен ихлас рәхмәт­ләрен җиткерде.
“Берлек” төбәк иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы, бөтен уңайлыклары булган транспорт белән тәэмин итеп, сәфәрне оештыруда зур ярдәм күрсәтте.
Изге Мәүлид бәйрәме Кыйгы җирендә мондый югары дәрәҗәдә беренче тапкыр үткәрелде. Ул тамашачылар күңелендә җуелмас тәэссо­ратлар калдырды.
Читайте нас: