+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2015, 21:28

Һәр чәчәктә — төсләр балкышы!

Һәрбер таҗы салават күпередәй төрле-төрле төстә булган розаларны күргәнегез бармы? Нидерландта алар чәчәк яратучыларның мәхәббәтен тиз арада яулап өлгергән. Ошамаслыкмыни: бертөрле генә чәчәктән ясалган гөлләмәдә — күз явын алып торган әллә ничә төс! Мондый оригиналь композиция беркемне дә битараф калдырмас.

Розаларның могҗизага тиң бу төрен чәчәк фирмасы хуҗасы — Голландия дизайнеры Питер Ван де Веркен уйлап тапкан. Аларны үстерү бик күп көч һәм югары һөнәри осталык таләп итә. Моның өчен чәчәкләрнең ак сортларын гына утырталар һәм, аларга сибә торган суга махсус буяу матдәләре салып, таҗлары төрле төскә кергән гаҗәеп матур розалар үстереп алалар.
Мондый чәчәкләрне хәзер инде Уфада да тәкъдим итә башлаганнар.
Читайте нас: