+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2015, 01:10

Ах, ул имтихан!

20 яшьлек Кытай студенты Чэнь Тан имтиханны “бишле”гә тапшырырга карар итә. Ул, төннәр буе йокламыйча, сорауларга җаваплар ятлый. Әмма кыз иртәме-соңмы йокыга китәчәген аңлый һәм бу мәсьәләне хәл итә.

Ул йокыны җиңәргә мөмкинлек бирүче ысулны хәтеренә төшерә. Борынгы Кытай риваятенә караганда, бер акыл иясе йокы килүне җиңү һәм белемне яхшы үзләштерү өчен чәчләрен түшәмдәге матчага бәйләп куя торган булган. Күзләре йомылып, башы иелә башлагач, бәйләнгән чәч аны шундук уянырга мәҗбүр иткән. Чэнь дә әлеге тәҗрибәне сынап карарга мәҗбүр була. Кыз чәчләрен кием киптергечкә эләктереп куя.

— Җәза төренә охшап калган бу ысулны кулланганга мин фәнне яхшы үзләштерүгә ирештем, — дип ышандыра Тан. — Имтиханга әзерләнү — күңелсез шөгыль, әмма минем ачыш аны кызыклы итә. Имтиханга шулай итеп әзерләнгәндә, чыннан да, йокы кача, фәнне яхшырак үзләштерү мөмкин­леге туа.
Читайте нас: