+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2015, 21:27

Ике стена арасында...

2003 елның маенда 360 килограммлы зур йомры таш альпинист Арон Ралстонның кулын каньон стенасына китереп кыскач, ул үз кулын үзе кисәргә мәҗбүр була.

Стена арасына кысылып калгач, биш көннән соң аның азык һәм су запасы бетә, кем дә булса үзен табар дигән өмет тә калмый. Ул кысылган кулын башта йомры таш кисәге белән чәрдәкли, аннары кесә пәкесе белән кискәләп, тар гына каньон эченнән чыгып котылуга ирешә. Аңа, бауга тагылып, 20 метр биеклектәге кыядан төшәргә туры килә. Туристлар эзләп тапканда ул инде үз машинасына таба юнәлгән була...
33 яшьлек альпинист шундый хәлдән соң да яраткан шөгылен ташламый. Ул Колорадо тауларының 4 километрдан биегрәк барлык түбәләрендә дә булган, башкаларны да моңа җәлеп итә.
Үзе белән булган хәл турында Арон Ралстон “Стенага кысрыкланган хәлдә” дигән китап яза. Соңрак аның турында “127 сәгать” дигән фильм экраннарга чыга.
Читайте нас: