+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2015, 01:12

Ризык-тәгамсез һәм сусыз – 70 ел!

Илаһи һава эликсиры белән генә тукланучы һинд кешесе фәнне көрчеккә тери.Һиндстанда үскәч бөтен дөньяны сәләте һәм гадәттән тыш тормыш рәвеше алып баруы белән таң калдырачак уникаль бала туа. Әлбәттә, туганда ул башка сабыйлардан бер ягы белән дә аерылып тормый, гадәти бер бала була. Аның каравы, бүген һинд алиһәсе Амба-мата храмы янәшәсендә урнашкан мәгарәдә яшәүче Прахлад Джаниның исеме бөтен дөньяга билгеле.

Сигез яшькә кадәр малай, үз ишләре кебек үк, гадәти тормыш алып бара: үсә, шаяра-көлә, шуклыклары да шул яшьтәгеләрнеке кебек була, ашый-эчә, йоклый-уяна, кыскасы — гап-гади һинд малае. Ләкин сигез яше тулгач, аның белән нидер була, организмы гадәттән тыш үзгәреш кичерә. Ачыграк итеп әйткәндә, малай ризык ашамый һәм су эчми башлый. Шул ук вакытта, хәлсезләнми, боекмый, үзен бер дигән хис итә, егәрле малай булып кала, гәүдәгә дә башкалар кебек үк үсә һәм моның белән әти-әнисен, якыннарын, тирә-яктагы барча халыкны, аеруча галимнәрне аптырашта калдыра. Ашамагач-эчмәгәч, билгеле ки, бәдрәфкә дә йөрми башлый.
Бу хәл бигрәк тә галимнәрдә күптөрле сорау тудыра: кеше организмы якынча 80 процентка судан тора бит, ничек инде су эчмәскә мөмкин? Ә ризык кешегә энергия бирә, ул энергияне Прах­лад каян ала? Ризык ашамыйча, су эчмичә кеше ничек яши алсын ди? Бөтен кешегә дә аңлашыла торгандыр: андый кеше берничә көннән ачлыктан һәм организм кибүдән үләргә тиеш бит!
Мондый гаҗәеп хәлгә ышанмыйча (ничек ышанасың?!), медиклар Прахлад Джанины аның чыннан да ач һәм сусыз яши алуына ышаныр, моны, әгәр чыннан да шулай булса, рәсми теркәр өчен клиникага салалар һәм бик җентекле күзәтү астына алалар. Медикларга галимнәр һәм тикшеренүчеләр кушыла, алар гадәттән тыш һәм аңлата алмаслык хәлләрне өйрәнүче төркемнән була. Прахлад палата­сы­ның һәр метрына диярлек видеокамералар урнаштыралар, алар һәр минутын язып бара, һәр адымын күзәтү астына ала.
Башта Джанины Әхмәтабад шәһәре клиникасында тикшерәләр. Ул “DIPAS” физиология һәм төрдәш фәннәр институты, шул шәһәрнең Терапевтлар ассоциациясе табиблары күзәтүе астында була. Бу гаҗәеп феномен өстендә тикшеренүләр алып баруда катнашучылар саны йөзгә җитә. Бернинди алдашуларга юл куймау, “эксперимент чисталыгы” өчен Прахладка тикшеренү вакытында душ кермәскә һәм ваннада юынмаска кушыла.
Әлеге вакытта, әлбәттә, Джанига душ та, ванна да, бәдрәф тә кирәк булмый. Пациентны һәрвакыт күзәтү астында тоткан табиблар бил­геләвенчә, ул ун көн дәвамында бер тапкыр да бәдрәфкә кермәгән. Аның сидек куыгы га­дәти кешенеке кебек нормаль эшләгән, ул куык вакыты-вакыты белән тулган, әмма берникадәр вакыт үтүгә сыекча каядыр юкка чыккан, ягъни тышчалары аша үтеп, организмга кире кайткан. Моңа медиклар һәм тикшеренүче галимнәр шаккаткан! Моның ничек шулай була алуын аларның берсе дә аңлый һәм аңлата алмаган. Бернинди яңалык та ачыклый алмагач, пациентны өенә кайтарып җибәргәннәр, ләкин аның чыннан да бернәрсә дә ашамавын һәм хәтта бер тамчы да су эчмәвен раслаганнар. Прах­ладның анализлары нормада булуын, хәле, халәте, кәефе, егәрлеге клиникага урнаш­тырыр алдыннан ничек булса, аннан чыкканда да шулай үзгәрешсез калуын билге­ләгәннәр.
Берничә ел үткәч аның хакында тагын искә төшерәләр, бу юлы инде Прахлад белән Һиндстан Оборона министрлыгының Физиология һәм төрдәш фәннәр институты кызыксына башлый. 2010 елда аны табиб һәм галимнәр күзәтүе астында янә клиникага урнаштыралар, ләкин нәтиҗә 2003 елдагы кебек үзгәрешсез кала. Уникаль пациент, шулай ук, ашамый да, эчми дә, шул ук вакытта үзен яхшы, көр күңелле хис итә. Хәрби медиклар да видеокамералар урнаштырса да, язмаларда игътибарны җәлеп итәрлек берни тапмыйлар. Хәрби галимнәр һәм медиклар тикшеренү нәтиҗә­ләрен, әлбәттә, үз максатларында — солдат­ларның хәрби әзерлеген күтәрүдә файдаланырга ниятләгән була. Прахлад Джани ярдә­мендә алар экстремаль шартларда да исән калырлык сугышчылар әзерләргә уйлый. Мәсәлән, биек тауларда яисә көчле корылык вакытында сусыз һәм азыксыз да сафта калырлык солдатлардан кайсы гына илнең Оборона министрлыгы баш тартыр иде икән?
Пациентның организм үзенчәлекләрен тикшергән хәрби табиблар да аның бөер­лә­ренең бик аз гына микъдарда сидек эшләп чыгаруын, анысының да күпмедер вакыт үткәч организмга таралып югалуына аптырый. Теләсә нинди башка кеше мондый хәлдә инде әллә кайчан интоксикациядән үләр иде!
Хәзер Прахладка 82 яшь. Үзе әйтүе буенча, ул инде 70 елдан артык ашамый да, эчми дә. Галимнәр фикеренчә, аның организмы үз хуҗасының иминлеге өчен туктаусыз һәм төзек килеш бернинди өзеклексез эшләүче мәңгелек двигательгә охшаган. Кызганычка каршы, медиклар бу феномен алдында үзләренең көчсезлеген танырга мәҗбүр була, аларга бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле. Шуңа да аларның бу көчсезлеге үзләрендә көчле дулкынлану һәм тетрәнүгә сәбәп булып тора.
Йогның анализларын тикшерү һәм бу өлкәдә тикшеренүләр дәвам итә. Киләчәктә аның сәләт һәм мөмкинлекләрен яшь буынга булса да тапшырып калдыру өмете әле сүнмәгән. Яшәү өчен кирәк булган мөһим энергияне каян алуы турында сораганда Прахлад аны илаһи эликсир рәвешендә югарыдан, күкләрдән авызы белән кабул итүен раслый. Ә фән моңа бернинди дә аңлатма бирә алмый, чөнки моның өчен әлеге илаһилыкны аңлап-белү дәрәҗәсенә күтә­релергә, кеше организмының уникаль мөм­кинлекләре серен ачарга кирәк. Кешелеккә моңа барып җитәргә, аңлашылуынча, бик һәм бик ерак әле.
Читайте нас: