+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2015, 22:45

Ихатада — тәвә кошлары!

Алар кайнар комда түгел, ә ап-ак карда йөри.Кузгау авылында койма аша тәвә кошының башын шәйләп, башта күзгә күренәме әллә, дип уйладым. Берьюлы берничә шундый баш күргәч, аптыравымның чиге булмады. Ни генә димә, без авыл ихаталарында сыер, сарык, каз-тавык күреп өйрәнгән, ә монда — экзотик кош!

Чыннан да, без зоопаркта яки телевизорда гына күрергә күнеккән кошлар Саҗидә Сәрвәрова ихатасында яши. Алар монда узган җәй барлыкка килгән. Саҗидә апаның улы Марат киләчәктә авылда экоферма ачарга ниятли икән, кошларны да шуның өчен Самара фермасыннан алып кайткан. Дөрес, алар унау булган, әмма бишесе кинәт кенә үлгән. Аның каравы, калган биш кошчыкны Саҗидә апа бала кебек тәрбияләп үстергән. Шул вакыт эчендә кечкенә кошлар ике метр буй җиткән, хуҗабикә әле дә аларның зурлыгына сокланып һәм аптырап бетә алмый.

Кошларга печән ашаталар, катнашазык бирәләр. Аеруча кукуруз, клевер, люцернаны үз итәләр, кабак яраталар икән. Ә җәйләрен алар, сыер малы шикелле, үлән ашый.

Бик күпләр бу җылы як кошларының карлы-бозлы Русиядә яши алуына аптырый. Ә менә белгечләр калын мамык белән капланган тәвә кошына безнең климат кулайрак та, дип саный. Шуңа да илдә тәвә кошы үрчетүче фермалар елдан-ел арта бара. Аларның итен рестораннар искиткеч кыйммәт хакка сатып ала. Йомыркасы да файдалы, аларда холестерин һәм майлы кислоталар аз, авырлыгы исә 1000-1400 граммга җитә. Тиресе дә, йоны да бик кыйммәтләрдән санала.

Әмма Саҗидә апа болар белән һич тә кызыксынмый, ул “кошчыкларын” шулкадәр яратып өлгергән ки, аларның файда китерә алуы турында уйламый да. Хәер, бу матур кошларны яратмый буламы?! Бөтен авыл аларны үз иткән. Бала-чага “мультфильмнардан чыккан” бу кошның кайнар комда түгел, салкын карда йөрүен, рәхәтләнеп печән ашавын мәрәкә итеп күзәтә.

Марат исә ат та сатып алган, киләчәктә пони, башка экзотик кошлар кайтарырга уйлый, арендага җир дә алган — планнары зурдан! Сәрвәровлар — булдыклы нәсел, Маратның уй-ниятләре тормышка аша­чагына һичбер шик юк.
Читайте нас: