+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2015, 22:38

Париж нинди сер саклый?..

Күпчелек кешеләр Париж дигәч тә романтик хисләргә бирелә. Әмма анда котны алырлык урыннар да бар икән. Ул — Париж катакомбалары. Алар кеше күзеннән еракта, җир астында урнашкан.

Кайбер тарихи мәгълүматлар әлеге Люксембург бакчасы астында беренче таш чыгару урыны булуы турында сөйли. XIII гасыр дәрвишләре аны шәраб саклау өчен дә файдаланган. Еллар үтү белән шәһәрнең күпчелек өлеше упкын өстендә калган.
XVII гасырда Париж зиратларны “күчерү” проблемасына юлыга, чөнки 1780 елда зиратны торак йортлардан аерып торган стена җимерелә. Нәтиҗәдә, йорт подваллары мәет сөякләре белән тула. Билгеле ки, шәһәр халкы мондый шартларда яши алмый. Шуңа күрә хөкүмәт элекке зиратны җир астына күчерү турында карар кабул итә. Әлеге вакытта бу урында якынча 6 миллион мәет җирләнгән.
Мәет сөякләрен күчерә башлар алдыннан Людовик XVI генераль инспекция булдыра. Әлеге комиссия бүген дә җир астын ныгыту һәм аны җимерелүдән саклау бәлән шөгыльләнә.

Кызыклы фактлар:

- Бу урында билгеле сәясәтчеләр Николя Фуке, Жан-Поль Марат, Жан Батист Кольбер, язучылар Франсуа Рабле һәм Шарль Перро, галимнәр Анутан Лоран Лавуазье һәм Блез Паскаль җирләнгән.

- Валь-де-Грас чиркәве сакчысы Филибер Аспер бу урынны тик­шерү һәм кайчандыр анда булган “шәраб базларын” табарга ниятли. 1793 елда ул югала. Аның сөякләре бары тик 11 елдан соң гына табыла. Филиберны өстендәге киеме һәм үзе белән булган чиркәү ачкычлары буенча гына таныйлар.

- Катакомбаларның мәйданы — 11 мең квадрат метр, ә озынлыгы 187-300 чакрым тәшкил итә дип фаразлана.
Читайте нас: