+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2015, 23:36

Исән калган өчен гаепле

1912 елда японлы Масабуми Хосоно Транспорт министрлыгында эшли һәм эш сәфәренең берсендә “Титаник” корабына эләгә. Ул боз тавына бәрелгәндә Хосоно йоклаган була. Масабуми һушына килгәндә коткару көймәсендә бер генә урын кала, ул анда утыру бәхетенә ирешә һәм “Титаник” һәлакәтеннән соң исән калган бердәнбер японлы буларак танылу ала.

Америка гәзитләре аңа “бәхетле япон егете” дигән исем бирсә дә, Япониядә Хосононы куркак дип игълан итәләр. Бу ил кануннары буенча, ул, самурай рухына тугры калып, кораб белән бергә батып үләргә тиеш була. Хосоно исеме намуссыз кеше мәгънәсендә мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән, ул гомере буе шушы кылыгы өчен җавап бирә. Әлеге каһәрләү озак еллар дәвамында японлының үзен генә түгел, аның бөтен гаиләсен дә эзәрлекләгән.


Кызыклы фактлар:

- Фаҗига вакытында “Титаник”та 1 мең 316 пассажир, 908 экипаж әгъзасы, барлыгы 2 мең 224 кеше була, шуларның 711е генә исән кала.

- Беренче класс төрендәге билет бәя­­се 4 мең 350 доллар була.

- Ул чорда “Титаник” дөньядагы иң зур пас­­сажирлар корабы булып исәпләнә, аның озынлыгы 268 метр, авырлыгы 46328 тонна тәшкил итә.

- “Титаник”ның исән калган иң соңгы пас­­са­жиры 2009 елда 97 яшендә вафат була. Фаҗига вакытында аңа нибары 2,5 ай була.
Читайте нас: