+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2015, 21:50

Мең яшьлек имән

Франциянең төньяк-көнбатышында урнашкан Нормандиянең Алувиль-Белефос авылында кәүсәсе эченә католиклар кәшәнәсе (часовня) урнаштырылган мең яшьлек имән үсә. Аның биеклеге — 20, киңлеге 16 метр. Легенда буенча ул Нормандиягә нигез салыну уңаеннан 911 елда утыртылган булган. Ә кайбер белгечләр аңа 1200 яшь бирә.

Моннан 400 ел элек агачны яшен сугып, ул икегә ярылгач һәм корымыйча, яңадан үсеп, яфракка төренгәч, бу могҗизага хәйран калган урындагы аббат Де Труа агач эченә кәшәнә куярга карар итә. Ул яшен атканнан соң кәүсәдә барлыкка килгән куышлык эченә әтисе һәм дусты ярдәмендә ике бүлмә эшли. Аларга менү өчен баскыч ясала. Аскы каттагысы — Мәрьям-Ана, ә өскесе дәрвиш кәшәнәсе дип атала. Мәйданы — 2 квадрат метр, биеклеге 2,3 метр булган беренче бүлмә — гыйбадәт кылу урыны, ә икенчесендә Дю Серко атакай дәрвиш булып яшәгән.
Француз революциясе вакытында чиркәүне яндырырга уйлыйлар, ләкин бер укытучы агачка “Акылга килү гыйбадәтханәсе” дип язылган такта элгәч, аңа тимиләр. XIX гасырда Наполеон IIнең хатыны, француз императрицасы Евгения кәшәнәгә Мәрьям-Ананың алтын йөгертелеп эшләнгән агач сынын бүләк итә. Ул хәзер урындагы чиркәүдә саклана.
Бу агач турында 1981 елда фильм төшерәләр. Хәзер ул тарихи һәйкәл буларак саклауга алынган һәм төзек­ләндерелгән.
Кәшәнә-имән — туристларның яраткан урыны. Монда елына 40 меңгә якын кеше була. Ел саен 15 августта төрле илләрнең католиклары һәм православие христианнары биредә бәйрәм үткәрә.
Читайте нас: