+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2015, 21:43

Биюче йорт

Бөтен дөньяга танылган кызыклы бинаны — Прагада урнашкан “биюче йорт”ны төзүчеләрнең күңеле, һичшиксез, күтәренке булгандыр, мөгаен.

Күпсанлы сәяхәтчеләр көн саен Валтава елгасы янында урнашкан бу йортка кызыксынып карый. Биюче йорт — Чехия башкаласының гадәти булмаган корыл­маларының берсе. Әйткәндәй, Прага халкы аңа әллә ни игътибар итмичә, “исерек йорт” дип кенә атый.
Бина ике биючене: тышкы яктан күпкә ныклырак һәм ышанычлырак булып күренгән таш манара — ир-атны, ә пыяладан төзелгән, күпкә нәфисрәк булганы — киңәеп киткән итәк кигән хатын-кызны хәтерләтә.
Бу таш, пыяла һәм тимердән корылган бина Голливудның сокландыргыч биючеләре Джинджер Роджерс һәм Фред Астор хөрмәтенә салынган.
Бүгенге көндә дә төзелешенең катлаулылыгы белән шаккатырган бу бина 1996 елда төзелгән.
әзерләде.
Читайте нас: