+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2015, 22:09

Аны асып үтерә алмаганнар...

Дар агачының элмәген муенына дүрт тапкыр салсалар да, ул эшафоттан исән-имин төшеп киткән.1885 елның 23 феврале, 6 сәгать 58 минут. Англиянең Экзетер төрмәсе рухание, судья һәм өлкән надзиратель үлем җәзасына хөкем ителгән Джон Ли камерасына аны уятырга керәләр. Башта поп үз эшен эшләргә тиеш. Бүген ул җәзаны гамәлгә ашыруда беренче тапкыр катнаша, шуңа да каушап, куркыбрак тора. Берничә көн элек төрмә ихатасында гыйбадәтханәгә каршы гына дар агачы ясап куйдылар. Аннан ишетелгән һәр чүкеч тавышыннан ул көне буе дертләп, сискәнеп торды. Сассекс графлыгында ул кырык ел буе дини хезмәт башкарды, бу елларда гәүдәгә шактый калынаеп китсә дә, аны мәхәллә халкы яратты, бүген исә ул кеше җанын кыюда катнашачак, гомер буе моңа кискен каршы булган рухы бар булмышы белән ризасызлык белдереп калтырана. Ләкин, нишләмәк кирәк, аның эше шундый: кемдер соңгы сулышын алганда аның янәшәсендә булу. Бүген исә Джон Ли үлгәндә аның янында булу, аның гөнаһлы җаны өчен гыйбадәт кылу...

Ләкин бу ни хәл: камерасына килеп кергән бу өчәүне Джон елмаеп каршы алды:
— Ә, ниһаять, сезмени бу! Нәрсә, минем сәгать суктымыни? Ярар, әфәнделәр, әйдәгез, башлагыз!
Поп аннан үзенә гөнаһларын сөйләп, тәүбә кылырга теләү-теләмәвен сорый.
— Ә нигә? Без бит озакламый барыбер күрешәчәкбез! — дип җаваплый Ли.
Болар дүртәүләп ихатага дар агачы янына чыгалар. Анда палач Берри җинаятьченең кулларын артка каерып бәйли. Поп эченнән генә догалар укына, берничә баскычка күтәрелеп, аңа закон буенча билгеләнгән урынга килеп баса.
— Берәр нәрсә әйтергә телисезме?
— Юк, теләмим.
Шуннан палач җинаятьченең башына тиз генә ак капюшон кидерә дә өстеннән муенына элмәк сала һәм ярдәмчесенә “Әйдә!” дигән ым кага. Поп, күзләрен чытырдатып йомып, догаларын кычкырыбрак укый башлый. Палач ярдәмчесе тозак эшермәсенең бавын тарта, ләкин Джонның аяк астындагы чокыр капкачы ачылмый! Бу ни хәл? Берничә секундка үлем тынлыгы урнаша. Шуннан соң Линың муеныннан — элмәкне, башыннан капюшонны салдыралар. Аның йөзе агарынган, әмма авызы ерылган була.

Башына капюшон кидерелгәч, муенына элмәк салынгач, һәрберсе үз урынына барып баса. Тынлык урнаша. Шулвакыт акрын гына җырлаган тавыш ишетелә: каян килә соң ул? Баксаң, капюшон астыннан! Бик кычкырмаса да, тыныч һәм ышанычлы тавыш белән Джон җырлый!

— Сәлам! Тагын мин бу! — ди ул, көлемсерәп, һәм янәшәсендә калтыранган тезләрендә басып торучы попка мөрәҗәгать итә: — Мин сезгә озакламый күрешәчәкбез дип әйттем бит!
Эшафотта урын аз булганлыктан, поп белән Джонны аннан төшеп торуларын сорыйлар — механизмның көйсезләнү сәбәбен ачыкларга кирәк. Палач белән ярдәмчесе тикшереп карыйлар: барысы да тәртиптә – тозак эшермәсе эшли, аяк астындагы капкач дөбердәп аска төшеп китә.
— Шулай килеп чыгуы кызганыч, әлбәттә, — ди палач, хөкем ителүчегә гаепле караш ташлап. — Ләкин моны без тагын бер тапкыр кабатларга мәҗбүр.
— Бәй, кабатлагыз соң! Үз эшегезне эшләгез! – ди Джон, исе дә китмичә.
Ләкин бу хәл тагын кабатлана. Палач, аптырагач, үзе дә Ли урынына берничә тапкыр менеп басып карый, аның урынында куллары белән бауга тотынып, механизмның яхшы эшләвенә инана. Бу хәлләр турындагы хәбәр әллә кайчан инде бөтен төрмәгә таралып, алар һәр процедураны тәрәзә рәшәткәсенә ябышып күзәтә, Ли исән калган саен таш диварларны җимерердәй булып алкышлыйлар, шатланышып гү киләләр, шаулашалар. Судья, чыгырыннан чыгып, ап-ак паригын салып ыргыта, җиргә аунатып таптый. Поп судьяга әйтеп тә карый, янәсе, бу эшне, әнә, Ходай да хупламый, хөкем карарын үзгәртергә кирәк. Ләкин судья нык тора: Ходай кануннары хөрмәткә лаек, әмма Англия законы үзгәртелә алмый — Джон Ли кеше үтергән, үзе дә үләргә тиеш!
Дар агачын тагын бер тапкыр тикшергәч, Джонны янә камерадан алып киләләр. Палач Берри, поп, Джон — һәрберсе үз урынына барып баса. Шулай да палач Линың башына капюшон кидергәнче пышылдап кына әйтеп куя:
— Бу юлы котыла алмассың, барысы да майланган кебек эшли!
— Син шулай дип уйлыйсыңмы? — дип җаваплый Джон, көлемсерәвен яшермичә.
Башына капюшон кидерелгәч, муенына элмәк салынгач, һәрберсе үз урынына барып баса. Тынлык урнаша. Шулвакыт акрын гына җырлаган тавыш ишетелә: каян килә соң ул? Баксаң, капюшон астыннан! Бик кычкырмаса да, тыныч һәм ышанычлы тавыш белән Джон җырлый! Мондый хәлне беренче тапкыр күрүче җәза төркеменең күзе маңгаена менә. Судья, котырынып, кычкырып җибәрә:
— Нәрсә карап торасың, Берри? Әйдә!
Ярдәмче бауны тарта, эшермәнең шуганы ишетелә һәм аяк астындагы капкач... янә ачылмый! Моны камера тәрәзәләре аша тын да алмый күзәтеп торганнарның шатлык тавышлары, кычкыруы, сызгыруы колак ярырдай булып яңгырый. Судья, ярсуыннан нишләргә белмичә, төкрекләрен чәчә-чәчә кычкыра:
— Кем ясады бу дар агачын? Табып китерегез миңа ул булдыксыз бәндәне!
Эшафоттан чираттагы тапкыр исән төшкәч, Джонны төрмәдә утыручылар герой кебек көчле алкышлар астында озата, ул үзе дә, авызын ерып, горур кыяфәттә атлый. Судья үзенә янә сүз катмакчы булган попка кул гына селти. “Үз эшеңне бел, безнең эшкә кысылма!” янәсе. Ул арада дар агачын ясаган останы табып китерәләр. Френк Росс исемле балта остасы үзе дә элек үлем җәзасына хөкем ителгән, ләкин соңрак җәза гомерлек төрмәгә алыштырылган җинаятьче була. Аңа, чыннан да, ике атна элек дар агачы ясарга кушылган, ул бу эшне классик сызымнар буенча төгәл башкарып чыккан. “Нигә капкач ачылмый, хикмәт нидә?” дигән сорауга ул иңсәләрен генә сикертә, бәлки, яңгырдан, төнге салкыннан агачлар бүрткәндер, ди. Аңа капкач тирәләрен балта белән юнып чыгарга кушыла.
Бу эш тәмамлангач, хәзер инде судья меха­низмның эшләвен үзе менеп тикшерә. Аның бауга куллары белән тотынып асылынып калуын тәрәзәләрдән күзәтеп торучыларга искиткеч ләззәт бирә, алар моңа рәхәтләнеп алкышлый. “Булды, барысы да яхшы эшли. Хәзер без бу эшебезне ахырына җиткерергә тиеш!” — ди судья.
Көчле алкышлар астында Джон Ли дүртенче тапкыр эшафотка менеп баса, палач Берри калтыранган куллары белән дүртенче тапкыр капюшон кидерә, дүртенче тапкыр элмәк элә, рухани дүртенче тапкыр күзләрен йома һәм Ходайдан Джонның гомерен саклап калуны үтенеп ялвара, палач ярдәмчесе дүртенче тапкыр бауны тарта һәм дүртенче тапкыр... капкач ачылмый! Инде үзенә үлем төсе кергән судья, башын түбән иеп, төрмә ихатасыннан чыгып китә, поп Ходайга рәхмәтләрен укый, үзенең чираттагы тапкыр исән калуына һаман да ышанып җитмәгән Джон янә камерасына озатыла.
Берничә көннән ил парламентының түбән палатасы утырышында Джон Линың үлем җәзасын гомерлек төрмә белән алыштыралар. Ә 22 елдан соң ул амнистиягә эләгә һәм иреккә чыгарыла. Ул әле өйләнергә дә өлгерә һәм 1943 елда үз йортындагы үз түшәгендә үз үлеме белән үлә. Ләкин исән калу серен ул үлем түшәгендә генә ача.
Әлбәттә, Джонның төрмә ихатасында асып үтерүдән исән калуында бернинди могҗиза да булмый, моның хикмәте балта остасы Френк Россның чыннан да искиткеч осталыгында була. Ул җәза вакытында поп басып торачак урындагы бер тактаны бераз сындырып куя, авыр гәүдәле рухани килеп баскач, сынык такта нәкъ бер (бер!) сантиметрга читкәрәк шуа һәм капкачны ачтырмый! Менә ни өчен җиңелрәк гәүдәле палач һәм судья басып тикшергәндә ул капкач һәрвакыт ачылган! Шулай әйтергә яраса, поп, Джонның бәхетенә, һәрвакыт кирәкле урында булып чыккан.
Читайте нас: