+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2015, 22:10

Бер гаиләдә — өч пар игезәк!

Британиядә яшәүче 41 яшьлек Карен Роджер һәм аның ире 44 яшьлек Колин гаиләсендә игезәк кызлар дөньяга килә. Бу гаҗәп тә тоелмас иде, ләкин бу гаиләдә моңа кадәр дә ике пар игезәк малайлар була инде. Льюис белән Кайлга — 14, Финн белән Иудага — 12 яшь. Белгечләр мондый хәл 500 000 очракка бер туры килүе ихтимал, дип исәпли.

Ультратавыш тикшерүе йөкле­лекнең 6нчы атнасында ук тагын да игезәкләр булачагын күрсәтә. Ләкин туачак сабый­лар­ның җенесен табиблар балалар туарга бер атна калгач кына хәбәр итә. Карен тагын да малайлар туар, дип көтә. Кызлары буласын ишеткәч, аның бәхетенең чиге булмый. Аларга Роуэн һәм Исла дип исем кушалар.
Кызчыкларны үстерешергә әниләренә, әти кеше белән бергә, дүрт малайлары да ярдәм итә.
Читайте нас: