+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2015, 21:52

Телевизорны дөрес сайлыйк

Бүген кибетләрдә телевизорның төрлесе сатыла, җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин. Тик ул сыйфатлы һәм мөмкин кадәр озаграк хезмәт итсен өчен аның үзенчәлекләрен яхшы белергә кирәк.

Беренчедән, бик түбән хакка тәкъдим ителүче яисә техника базарында маркасы билгесез товарга кызыкмагыз. Кайбер кибетләр бозык товарны үзләренең сервис бүлегендә генә юнәтеп киштәгә куярга гадәтләнгән. Күз явын алырлык эшләнгән билгесез маркалы телевизор сыйфат ягыннан бик түбән булырга мөмкин. Сүз дә юк, телевизор дизайны буенча да матур булырга тиеш. Ни дисәң дә, ул — өйне бизәп утырачак техника төре. Әмма сайлаганда аның күрсәтү сыйфатын игътибардан читтә калдырмагыз.
Телевизорның зурлыгы да мөһим: каравы җиңелрәк, күзләрне арытмый. Ул кинескопның (экранның) диагонале буенча дюймнарда исәпләнә. Гомумән, зуррак булган саен, хакы да кыйммәтрәк торачак. Диагонале 37 сантиметр булган телевизорны — 1,2-2,2 метрдан, 54 сантиметрлыгын — 1,7-3,2 метрдан, 63 сантиметрлыгын 2-3,5 метр ераклыктан карарга кирәк. Шуңа күрә телевизор алганчы аны нинди ераклыктан караячагыгызны истә тотыгыз.
Телевизорның тавышы да әһәмияткә ия. Сыйфатлы тавышлысын алырга теләсәгез, экраны 25 дюймнан зуррак булганын сайлагыз.
Һәр телевизорның куллану өчен уңайлы һәм аңлаешлы менюсы (урыс телендә дә) була. Андагы “яктылык”, “ачыклык”, “төслелек” һәм “контрастлык” җайланмаларының кирәге тимичә калмый. Мәсәлән, авыл җирендә телевизор сигналны начаррак тотса, “ачыклык” җайланмасы ярдәмендә шытырдаган тавышын, экрандагы чуарлыкны киметергә мөмкин. Пультны тотып карап алыгыз: учка сыймалы, уңайлы, эре төймәле булсын.
Читайте нас: