+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 февраль 2015, 22:10

Татар кайда гына гәзит чыгармый!

Казанда “Без — бергә” дип аталган китап басылып чыкты. Аның аталышы ук “Кызыл таң” гәзитендә үткән елның гыйнварыннан әлегәчә ай саен дөнья күреп килүче кушымтаны искә төшереп тора.

Китап “Татмедиа” республика матбугат һәм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылган. Аның проект авторы — Татарстан матбугатында озак еллар җитәкче вазыйфалар башкарган Ислам Әхмәтҗанов, төзүчесе һәм мөхәррире — күренекле журналист Мансур Мортазин.
Биредә бүген илебез төбәкләрендә нәшер ителүче татар гәзитләре, аларның тарихы, редакцияләрнең әлеге хәле, мөхәррирләре турында мәгълүматлар, шушы басмаларда дөнья күргән кызыклы язмалар туплап бирелгән.
Татар халкы якын-ерак тарафларда сибелеп яши. Бу — безнең язмыш, тарихи үзенчәлегебез. Кайда гына гомер кичерсәк тә, Татарстан кешеләре, үз Кон­сти­туцияләрендә язылганча, милли мә­дәниятне, телне үстерүдә, үзенчәлекләрне саклап калуда ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 2011 елдан башлап “Татмедиа” җәмгыяте, тәүдә — “Атна вакыйгалары”, ә былтыр гыйнвардан “Без — бергә” дигән кушымта әзерләп, аны Русиянең 15 төбәгендә нәшер ителүче 22 гәзиткә, шул исәптән “Кызыл таң”га, җибәрә. Бу басмаларның гомум тиражы 86 мең 116 данә тәшкил итә.
“Без — бергә” гәзите безне Татарстандагы сәяси, икътисади, мәдәни, иҗтимагый яңалыклар, милләтебезнең яшәеше, гореф-гадәтләре, олуг шәхесләре белән таныштыра.
Китапта шул да ассызыклана: гәзит, журнал, китаплар бастыру эшендә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәш­ләребез үрнәк күрсәткән. Иң беренче татар гәзите “Нур” Санкт-Петербургта 1905 елның 2 июнендә чыга башлаган. Бу үрнәккә шунда ук Казан, Мәскәү, Уфа, Ырынбур, Әстерхан, Уральск татарлары ияргән.
“Без — бергә” җыентыгын төзүчеләр, кыскача кереш өлештән һәм бик матур фоторәсемнәрдән соң, беренче сүзне (!) “Кызыл таң”чыларга биргән. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов “Кызыл таң”ның үткән юлы һәм бүгенгесе” дигән күләмле мәкалә белән чыгыш ясый. Анда гәзитебез тарихындагы барлык 20 мөхәррир турында биографик белешмә бар. Арытаба Авыргазы районының Исмәгыйль авылында туып үскән күренекле шагыйрь, Татарстан гимны текстының авторы Рамазан Байтимеров турында минем сурәтләмәне күчереп басканнар.
Илнең төрле төбәкләрендәге бай тарихлы һәм абруйлы татар гәзитләренең кайберләренә күз төшерик. 1906 елдан 1918 елга кадәр данлыклы меценат-иганәче, бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар Ырынбурда татар-төрек дөньясына мәгълүм булган “Вакыт” гәзитен нәшер иткәннәр. Большевиклар аны һәм башка гәзитләрне япканнан соң, бу шәһәр һәм өлкәдәге милләттәшләребез 73 ел дәвамында үз телебездәге матбугатны укудан мәхрүм булдылар.
Илебездә демократия җилләре исә башлагач, Ырынбурның татар җәмә­гатьчелеге үз гәзитен оештыру эшенә керешә. Рәмиевлар гәзитенең дәвамы буларак кабул ителсен өчен аңа “Яңа вакыт” исеме бирелә. 1991 елда яңадан чыга башлаган бу басма үзенең укучыларын татар халкының бай тарихы белән таныштыра, өлкәдә яшәүче төрле милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәт­ләрдә яшәр өчен алшартлар тудырырга тырыша. Гәзитне Ырынбур татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә губернаторы аппараты һәм хөкүмәте гамәлгә куйган. 2006 елда Ырынбурның киң җәмәгать­челеге гәзитнең юбилеен зурлап бил­геләде, “Вакыт” гәзитенә 100 яшь: Ырынбурның татар басма матбугаты” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Бәйрәм чаралары өлкәдә генә түгел, хәтта тоташ Русиядә киң яңгыраш тапты.
1907 елның 13 июлендә Заһидулла Шәрифуллин дигән кеше, татарча гәзит чыгарырга рөхсәт сорап, Әстерхан губернаторына үтенеч яза. 11 көннән уңай җавап килә һәм аның үзенә үк мөхәррир булырга тәкъдим итәләр. “Идел” дип аталган гәзитнең беренче саны шул ук елның сентябрендә чыга. Атнасына 2-3 тапкыр чыгучы бу гәзит Әстерханнан башка төбәкләрдә дә зур популярлык казана. Сәгыйть Рәмиев кебек мәгълүм шәхесләрнең дә язмалары дөнья күрә. Гәзиткә бәйләнерлек зур сәбәпләр булмаса да, мөхәррир Габдрахман Гомәровка карата сәяси ышанычсызлык күрсәтелә. 1914 елда аны Казанга озаталар, ә гәзитне ябалар.
1990 елда аена 2 тапкыр 1000 данә тираж белән татар һәм урыс телләрендә чыга башлаган гәзиткә 2014 елдан Динара Мәҗитова җитәкчелек итә. 1979 елда Махачкала шәһәрендә туган бу ханым Казанда юридик белем алган, Әстерхан шәһәр хакимиятендә эшләгән. Дүрт бала анасы.
“Без — бергә” кушымтасы Ульяновск өлкәсендә чыгучы “Күмәк көч”, “Өмет”, “Ленинец” гәзитләрендә дә дөнья күрә. Шуларның тәүгесе Иске Кулаткы районында, бер тапкыр да исемен үзгәртмичә, 85нче ел өзлексез чыга. Әлеге вакытта аны 3 мең кеше алдырып укый икән. Аның бүгенге мөхәррире — 1982 елда туган искиткеч чибәр ханым Сабира Абитова үзенең Габделҗаббар Кандалый, Латыйф Җәләй, Сәхаб Урайскийның якташы булуы белән дә горурлана. Чал тарихлы бу басма әлеге көндә өлкә гәзите “Өмет”нең чишмә башы да булып тора. Аның беренче саннары “Күмәк көч” редакциясендә әзерләнеп, Иске Кулаткы типографиясендә нәшер ителгән.
“Өмет”нең үзенә килгәндә, ул КПССның Ульяновск өлкә комитеты, Халык депутатлары өлкә Советы һәм “Туган тел” җәмгыятенең берлектәге карары нигезендә 1989 елның 30 декабрендә оештырылган. Хәзер өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән чыга. Атна саен 12 биттә һәм төсле булып чыгучы басманың тиражы — 6000 данә. Һәм ул артуга таба бара икән — аеруча Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә. Гәзиткә тәүге көннәреннән үк 1967 елгы Исхак Хәлимов җитәкчелек итә. Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Соңгы егерме елда “Өмет” гәзите нигезендә Сембер төбәге каләм осталарының җитмешләп җыентыгы әзерләнгән.
“Без — бергә” җыентыгында Самара, Пермь, Мари Эл, Удмуртия, Чувашстан, Төмән, Киров, Түбән Новгород, Чиләбе, Екатеринбург, Омск тарафларында чыгучы татар гәзитләре тормышыннан да фәһемле мәгълүматлар тупланган.
Читайте нас: