Нәтиҗәле берлектәге эшкә республика тармак семинарлары да булышлык итә. Әгәр дә семинарлар, беренче чиратта, журналистлар өчен уку мәйданчыгы булса, кичә башкалада үткән чара анык проблемаларны уртага салып, тигез хокукларда сөйләшүне күздә тотучы бәхәс мәйданы булды. “Башкортстан Республикасында матбугат хезмәтләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары: нәтиҗәле аралашуның төп аспектлары” дип аталган медиафорумда дәүләт һәм муниципаль властьларның PR-структуралары һәм матбугат хезмәтләре, федераль һәм төбәк журналистлары һәм мөхәррирләр, сәнәгать һәм коммерция предприятиеләре матбугат хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Чараның рәсми өлешендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Максим Михайлов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Евгений Маврин һәм башка рәсми вәкилләр чыгыш ясады, журналистлар сорауларына җавап бирде.
— Безгә бәйләнешләрне тагын да ныгытырга һәм проблемаларны аныграк яктыртырга кирәк. Бүген халыкны икътисади проблемалар ныграк борчый. Аларга объектив бәя бирү зарур. Мәгълүмати ачыклык мәсьәләсендә проблемалар бар. Күп оешмалар матбугат чараларын ниндидер уңай яңалыклары булса гына исенә төшерә. Объективлык өчен кирәк булса, кире якларны да яшерергә ярамый, чөнки ул хәбәр барыбер халыкка барып җитә. Һәм күп очракта төрле имеш-мимеш белән баетылып, тузга язмаган хәлдә. Халыкка дөрес мәгълүмат җиткерергә кирәк, моның өчен барыбызның да килешеп эшләве шарт, — диде Максим Михайлов.
Евгений Маврин Хөкүмәтнең халыкка ачыграк була баруын билгеләде. Журналистларны материалларны бирү формалары турында уйланырга чакырды, теге яки бу вакыйгага хәбәрченең шәхси мөнәсәбәтен белергә, үз бәясен укырга теләвен әйтте. Ил башкаласыннан яисә башка илләрдән килүче кунаклар белән әңгәмәләр кору зарурлыгын ассызыклады.
Көннең икенче яртысында матбугат хезмәтләре һәм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлеге проблемаларына багышланган өч “түгәрәк өстәл” үтте. “Алдың да ташладың: матбугат хезмәтләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлек инструменты буларак Пресс-релиз”, “Тәрҗемә итү авырлыклары: матбугат хезмәтләреннән комментарийлар алу һәм аларны матбугатта файдалану”, “Матбугат чараларында мәгълүмати һәм коммерция материаллары арасындагы аермалар” дип аталган сөйләшүләрдә теләгән һәркем катнаша алды.