+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2015, 21:48

Хәсән Туфанның әдәби энесе

Марат Кәримов турында сүз чыкса, иң элек бөек шагыйребез Хәсән Туфан искә төшә. Хикмәт шунда ки, Хәсән аганың әле 1967 елда ук Кисловодскида дәваланып ятканда язган бер шигыре бар. Ул болай башланып китә:И сез, минем Әнгам, Илдар,Шәүкәт, Марат, Рафаэль!Шаулы шигъри гомер теләп,Монда да мин, и малайлар,Сезне искә алам гел.Шаярган булып та, шул ук вакытта җитди уйлануларга бирелеп тә язылган әлеге шигырендә аксакал үзенең талантлы яшь дусларына — Әнгам Атнабайга, Илдар Юзеевка, Шәүкәт Галиевка, Марат Кәримовка һәм Рафаэль Сафинга мөрәҗәгать итә. Туфан аларны “шигъри энеләрем” дип атады. Ул алар белән һәрчак аралашып яшәде, иҗатлары белән даими кызыксынып барды, үзенең акыллы киңәшләрен биреп торды. Ул энекәшләрен ярата иде, аларның талантына ышана иде.

Билгеле инде, Туфанның эне­кәшләре үзләре дә сынатмады. Алар үзләренең остазлары күрсәт­кән ышанычны, “Туфан шәкертләре” дигән мактаулы исемне тулысы белән аклады. Аларның бишесе дә башкорт һәм татар әдәбият­лары­ның күренекле әдипләре булып китт­еләр, барысы да диярлек Татар­станның һәм Башкортстанның халык шагыйрьләре булып танылдылар. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәләр дә, алар остазлары Хәсән Туфанга гомер буйларына ихтирамлы булып калдылар, үзара да матур итеп аралашып, дуслар булып, шатлык-кайгыларны бүле­шеп, уртаклашып яшәделәр. Башкалар да сокланырлык, башкалар да үрнәк алырлык гаҗәп бер иҗади дуслык, әдәби туганлык иде ул. Мин үзем дә Хәсән Туфан энекәшлә­ренең энесе булуым белән чиксез горурланам һәм әдәбиятта да, тормышта да аларның шәкерте булганыма үземне чиксез бәхетле саныйм. Аларның һәрберсе белән, шөкер, якыннан аралашып, дуслар булып яшәргә насыйп булды.
Өлкән агайларымның күбесе бу фани дөньядан берәм-берәм китеп бардылар. Иманым камил, урыннары җәннәттәдер! Хәзер инде әлеге “бишлек”тән бердәнбер карап торганыбыз Башкортстанның халык шагыйре Марат абыебыз Кәримов кына калды. Ходай аңа шагыйрьлек таланты белән бергә талантлы озын гомер дә бирде. Марат абый әнә шул Ходай биргән гомеренең бер генә көнен дә әрәмгә уздырмады. Уйласаң, исләрең китәрлек бит: сиксән биш яшьлек аксакалыбыз мин туган елны ук беренче шигырьләрен бастыра башлаган. Шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр — аяк өстендә, эш өстәле янында, каләмдәшләре, укучылары арасында. Аның шигъри күңеле бер генә мизгелгә дә сокланудан, шатланудан, яратудан туктап торганы юк. Аның алтын каләме бер генә минутка да язудан арынганы юк. Аның асыл каләменнән берсеннән-берсе асылрак, берсеннән-берсе затлырак шигъри һәм чәчмә әсәрләр, бер­сенн­ән-берсе кирәгрәк, актуальрәк лирик, юмористик һәм сатирик язмалар коелып кына тора. Алар яшь чактагы кебек үк саллы, үтемле һәм җегәрле! Каләме дә, алтын булгач, тутыкмый шул!..
Марат Кәримов — тирән тамырлы һәм тирән фикерле, киң карашлы һәм киң колачлы, югары зәвыклы һәм югары әхлаклы шагыйрь. (Мин монда Марат абыйны шагыйрь дип кенә атыйм, чөнки аның чәчмә әсәрләре дә шигърияттән әллә ни ерак китмәгән). Аның шигырьләре үтә дә халыкчан, тормышчан һәм укучының күңел ихтыяҗларын якыннан белеп, тирәнтен аңлап, үз күңеле аша кичереп язылган. Шушы үзенчәлекләре шагыйрьнең лирикасына да, юмор-сатирасына да, фәлсәфи һәм сәяси әсәрләренә дә хас.
Тагын бер кызыклы күзәтүем: аның бик күп шигырьләре үз эченә лириканы да, сатира белән юморны да, фәлсәфәне дә сыйдыра. Әйтәсе килгән фәлсәфи, сәяси, иҗтимагый фикереңне лирик хисләр белән сугарып, юмор-сатирага, кинаягә төреп бирә белү шагыйрьдән аерым бер үзенчәлекле осталык таләп итә. Марат Кәримовта бик тә мөһим, сирәк очрый торган әнә шул осталык, әнә шул талант бар. Бер караганда, Марат Кәримов шигърия­тендә Гамил Афзал белән Тимер Арсланга хас маңгайга бәреп әйтә торган сатира да, Шәүкәт Галиевтагы үткен шаянлык та, Рафаэль Сафиндагы лирик тирәнлек тә, Илдар Юзеевтагы фәлсәфи һәм романтик ностальгия дә, Атнабайдагы халыкчан тапкырлык та бар шикелле. Икенче караганда, әлеге сыйфатлар фәкать Марат Кәримовның үзенеке генә. Аның әсәрләрен башка беркемнеке белән дә бутап булмый.
Иң мөһиме, Марат Кәри­мовның шигырьләре ялтыравык бизәкләр белән бизәл­мәгән, артык сүзләр белән чуарланмаган. Нагрузкасы булмаган сүзләр, кирәкмәгән урынсыз сүзтезмәләрне очрат­массың. Ул – шигырь остасы, телнең тәмен тоеп язучы, сүзнең кадерен, бәһасен белүче шагыйребез. Аның шигырь­ләрендәге һәр сүз нәкъ менә кирәк урында. Һәр сүз математик төгәллек белән уйланып сайланган һәм үз урынына куелган. Бу инде чыннан да шигъри осталык турында сөйли булса кирәк.
Әлеге тормышчан, тәнкыйди һәм гражданлык шигърияте каян килә соң Марат Кәримовка? Моны без шагыйрьнең биографиясенә күз төшерү белән күрәбез һәм аңлыйбыз. Укытучы. Комсомол хезмәткәре. Журналист. Мәскәүдә кат-кат гыйлем эстәү. Башта балаларның “Пионер” журналында, аннары “Һәнәк” исемле сатирик журналда баш мөхәррир булып эшләү... Күрәсез, ул дистә еллар дәвамында һәм әлегә кадәр иҗтимагый, мәдәни һәм рухи тормышның уртасында кайный, киңкатлам халыкның яшәү рәвеше, тормыш хәлләре белән күзгә-күз очрашып тора. Журналистларыбызчарак итеп әйтсәк, халык кайгысы белән кайгырып, халык шатлыклары белән шатланып, җәмгыятьтәге проблемаларны, кискен үзгәрешләрне күңеле аша үткәреп яши. Журналист һәм баш мөхәррир буларак та, шагыйрь буларак та, гомумән, үз иленең гражданины, үз халкының улы буларак та, ул бервакытта да битараф булмады. Аның шигъриятендә — ил кайгысы, халык язмышы, милләт гаме, бүгенге вәзгыятьтәге уңай һәм тискәре күренешләр...
Марат ага Кәримов тормышта шактый гына кыйналулар, кыерсытылулар күргән кеше. Шуңа да карамастан, ул үзенең шигърияте кебек үк сабыр холыклы һәм төпле фикерле, тынгысыз һәм кешелекле, зирәк акыллы һәм шаян табигатьле булып кала алды. Гомеренең озынлыгы да шуннандыр әле аның...
Марат абый белән рухи якын­лыгыбызны, хислә­ребез­нең, фикер­ләребезнең уртаклыгын мин һәрчак тоеп яшим. Ул инде күп еллардан бирле килә шикелле. Төрле шартларда, төрле сәбәпләр белән күп тапкырлар очрашырга, төрледән-төрле мәҗлесләрдә, юбилей кичә­ләрендә, әдәби бәйрәмнәрдә янәшә утырырга, әңгәмәләр корырга, шигырьләр укышырга туры килгәне бар. Аның белән сөйлә­шүләре, киңәш-табыш итүләре, гәп корулары үзе бер бәйрәм. Атнабайлар, Илдар белән Шәүкәт абыйлар искә төшә. Алар да Марат абый кебек үк җор, төртмә теллеләр, тапкыр сүзлеләр иде...
Марат абый Актанышта һәм Илештә минем юбилейларым уңаеннан узган бәйрәм­нәремә дә кайтты. Туган якла­рым, якташларым белән якыннан танышты, газиз әнкәем Гөлҗәүһәр белән бер табын артында янәшә утырды. Әнкәй турында да, минем хакта да матур сүзләрен әйтте, авылым Шәммәткә багышланган шигырен укып ишеттерде, якташларым, дус-ишләрем алдында минем абруемны күтәрде. Мин аның Әнгам Атнабай һәм Рафаэль Сафин белән өчәүләп Казанга, Илдар абый Юзеевның 50 яшьлек юбилеена килгәнен дә хәтерлим әле. Камал театры сәхнәсенә гармун уйнап килеп чыкканнар иде дә тамашачыны дәррәү кул чабарга мәҗбүр иткәннәр иде. Безне шулай бөекләребезнең гомер бәйрәмнәре әледән-әле очраштырып тора. Казанда, Кырлайда – Тукайныкы, Дүртөй­ле­дә — Наҗар Нәҗминеке, Уфада – Мостайныкы... Яшерен-батырын түгел, без андый бәйрәмнәрне көтеп алабыз. Шөкер, очрашырга, күрешергә, хәл-әхвәл­ләр сорашырга, кул­ларыбызның, йөрәклә­ре­безнең җылысын якыннан тоярга башка матур сәбәпләр табылып кына тора. Моннан соң да шулай була күрсен!

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре.
Читайте нас: