+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2015, 22:00

Ә син ГТО нормаларын тапшырдыңмы?

Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора. Көнүзәк мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан күтәрелде. Нәтиҗәдә, ГТО нормаларын тапшыру янә күркәм гадәткә әверелеп килә.

Әйткәндәй, ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге ватандашларыбыз көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән куллар белән этенүдә, каланчадан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда көчен сыный алган. Спортны актив пропагандалаучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар сафын арттырган бу күркәм традиция 1991 елда туктап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Югары нәтиҗәләргә ирешү абруйлы да, отышлы да. Әйтик, быелдан югары уку йортына укырга алганда ГТО нормаларына да игътибар итәчәкләр. Димәк, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә спорт белән актив шөгыльләнә башларга нигез бар. Түштә дәрәҗәлерәк билге кадалып торса, синең абруең да югары, сәламәтлегең дә ныклы дигән сүз.
Читайте нас: