+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 февраль 2015, 20:45

“Яхшы китап кешенең язмышын да үзгәртә ала”

Туймазыда Әдәбият елын ачу тантанасының балалар-үсмерләр үзәк модельле китап­ханәсендә оештырылуы символик мәгънәгә ия. Кичәдә катнашу­чы­ларның да, тамашачыларның да күпчелеген мәктәп укучылары, студентлар тәшкил итте. Яшьләр кинәнеп шигырь укыды. Аларны 1933 елдан эшләп килүче “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары алмаштырды. Шагыйрәләр Әлфирә Бикмәтова белән Наилә Миңнеханованың ши­гырьләрен башлангыч сыйныф укучылары сәхнәләштерде.

— Узган Мәдәният елы төрле фестивальләр, конкурслар, бик күп грантлар, тармакка финанс салулар белән хәтердә калды, — диде район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин. — Район мәдәният һәм сәнгать учреж­дение­ләрен, иҗади хезмәткәрләрне һәм коллективларны арытаба үстерүгә урындагы һәм республика бюджетларыннан 100 миллион сумнан артык акча бүленде.
Туймазы районы республикага Әсгать Мирзаһитов, Суфиян Сафуанов, Тимер Арслан, Эдуард Солодов­ников, Муса Сираҗи кебек әдә­бият әһелләрен биргән. Китап­ханәләр язучылар, шагыйрьләр белән китап укучыларны тоташтыручы күпер булып хезмәт итә. Туймазы районында 45 китапханә актив эшли, шуларның алтысы — модельле. Китап фонды 800 мең данә тәшкил итә.
— Һәркемнең бернинди дә матди чыгымнарсыз искиткеч рухи байлык туплау һәм зур канәгатьлек алу мөмкинлеге бар, ул — сихри китап дөньясына чуму. Шуңа күрә бик күп укырга кирәк. Яхшы китап бик күп сорауларга җавап биреп кенә калмый, кешенең язмышын да үзгәртә ала, — дип мөрәҗәгать итте якташларына тантанага килгән язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин.
Директоры Әлфия Шәйдуллина сүзләренә караганда, биләмәара үзәк китапханә — Башкортстанда гына түгел, Русиядә иң яхшы китапха­нә­ләрнең берсе. Узган елда күрү сәләте бозылган балалар арасында үткән республика конкурсында Кандра авылы балалар китапханәсе китап укучысы Арина Саттарова “Уку — модада” номинациясендә беренче урын яулаган. Русиянең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Пушкин китапха­нәсе” фонды оештырган мобиль китапханә хезмәте күрсәтүне үстерүгә багышланган Бөтенрусия конкурсында туймазылылар өченче урынга лаек булган. Район республикада иң күп китап укучылар төбәге исемен йөртә.
Читайте нас: