Былтыр Иглин авылының Ворошилов урамында – бишкатлы ике, Ленин урамында күпкатлы бер йорт файдалануга тапшырылган. Йортлар, хуҗаларына бәхет өләшүдән тыш, район үзәгенең “йөзек кашы”на әверелгән.
Мәгълүм булуынча, былтыр илдә торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау кысасында күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау башланды. Иглин районында да бу юнәлештә телгә алырдай күрсәткечләр бар. Әйтик, үткән елда Олы-Теләк, Кудеевка һәм Иглин авылларындагы күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 3,9 миллион сумнан артык акча тотынылган. Шул ук вакытта, 2013-17 елларда халыкны авария хәлендәге торактан яңага күчерү программасы да нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Иглинда авария хәлендәге 25 йорттан – 250, Кудеевка авылында авария хәлендәге 8 йорттан 165 кеше яңага күчерелгән. Бу эш быел да дәвам итә. “Дуслык” бистәсендә 43 фатир үз хуҗасын табачак. Гомумән, 2017 елга кадәр районда бер меңнән артык кеше бөтен шартлары булган өр-яңа фатирларга күченәчәк.
Соңгы елларда торак мәсьәләсе бик күпләрнең баш бәласенә әверелде. Фатирны акча туплап сатып алу мөмкин түгел. Ипотекага һәркемнең кесәсе мөмкинлек бирми. Мондый хәл-шартларда Иглин районында торак төзелешенә җитди игътибар бүленү игътибарга лаек. Беренчедән, яңа йортлар район үзәгенең йөзен матурлап тора. Икенчедән, күбрәк төзелгәч, хаклар “тешләшми”. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең миллион сумнар торган фатирларда өй туйлавы да урындагы җитәкчелекнең кайгыртучанлыгы турында сөйли.