+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2015, 22:37

Каләм очында — миниатюралар

48 яшьлек америкалы Далтон Гетти менә инде 25 ел үзенчәлекле шөгыль белән мавыга. Ул гади каләм очындагы грифельгә кечкенә миниатюралар ясый. Моның өчен ул нибары өч корал — лезвие, тегү энәсе һәм пычак куллана.

Далтон көн саен 1-2 сәгать вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Бер миниатюра ясауга берничә айдан берничә елга кадәр вакыт сарыф ителә. Аның йөзгә якын эше тупланган, ул шәхси күргәзмәсен оештырырга ниятли.
2001 елның 11 сентябрендә терактта һәлак булган 3000 корбан истәлегенә скульптура эшли. 3000 күз яше бер зур күз яшенә килеп тоташа. Грифельдән дөге бөртеге зурлыгындагы күз яше ясау өчен бер сәгатькә якын вакыт үтә. Ун ел эчендә ул бу идеясен тормышка ашыруга ирешә.
Далтон 6 яшеннән үк кесә пәкесен кулланырга өйрәнә һәм ни дә булса кисеп эшләргә ярата. 8 яшендә әнисенә тегү эшләрендә булыша, ә 9 яшендә әти-әнисе аңа кораллар җыелмасы бүләк итә. Баштарак ул пычак белән зуррак әйберләр уеп эшли, 1986 елдан миниатюралар ясауга күчә.
Читайте нас: