Ишек төбеннән үк кунакларны китапханә директоры Рәсимә Юнысова каршы ала. “Бәлки, сөйләп таныштырганчы, башта үзегез карарсыз”, — ди ул. Белә — китапханә бизәлеше белән үк күңелне яулый.
Менә уку залына аяк басабыз. Даими укучы дип таныштырдылар — Риф Зәйдуллин гәзитләр караштырып утыра.
— Бөтен кеше компьютерга күчеп беткәндә, мин принципиаль рәвештә китапка тугрылык саклыйм, — ди ул. “Кызыл таң”чылар тормышы белән кызыксына, хезмәттәшләребез турында сораштыра.
Уку залында яңа җиһаз, Интернетка тоташтырылган компьютерлар, тематик күргәзмәләр карашны җәлеп итә. Электрон уку залы да ачылырга тора икән. Менә шунда укучылар дөньяның зур-зур электрон китапханәләренә керә алачак. Моның өчен җиһазларны “Мәдәният” федераль программасында катнашып отканнар.
Шушы ук бинада урнашкан балалар китапханәсе 2011 елдан “модельле” исемен йөртә. Без булганда ишектән битләре кызарган балалар төркеме килеп керде.
— Китап укучыларга кытлык юк, — дип сөенә 20 ел китапханә системасына хезмәт итүче Рәсимә Әхмәтзыя кызы. — Мин, гомумән, балалар бүген китап укымый, китап яратмый, дигәнгә аптырыйм. Кем ышанмый — районга килеп карасыннар.
Биредәге бай методик үзәк белән танышабыз. Китапханәнең 32 филиалы өчен дә “күчтәнәчләр” биредә әзерләнә. Аннары, республика акциясенә кушылып, тау-тау китапларны дәваханәгә бүләк итәргә җыеналар.
Китапханәнең Белоруссия секторында — милли үзенчәлек: Белоруссия вәкиллеге аша кайтарылган китаплар, халыкның милли киемнәре, белорус телендә гәзит-журналлар. Биредә белоруслар үзләрен өйдәгедәй тоядыр...
Рәсимә Юнысова белән бер бүлмәдән икенчесенә күчәбез. Учреждение хуҗабикәсенең йөзендә — горурлык, шул ук вакытта җитдилек тә. Сүз уңаенда уңган хезмәткәрләре — Олы Теләк авылыннан Гөлнара Сидоренко, Турбаслыдан Роза Гыйбадуллина, Рәсмәкәйдән Гүзәл Абдуллина, Ләмәздән Гөлфинә Абдуллина, тагын кемнәрнедер мактый. Ул арада китапханәгә тагын кешеләр керә, китапка үрелә...